16+

Гәбделфәт Сафин 95 яшьлек әтисе турында: «Тормышта авырлыклар очраса, әти турында уйлап кую да көч өсти»

Узган атнаны Гәбделфәт Сафинның әтисе Габдрахман бабайга 95 яшь тулды. Җырчы кадерлесен иң бөек остазы дип саный. "Күңел төшенкелеккә бирелсә, энергия тупларга әти янына кайтам", - ди ул.

- Әтием авылда берүзе яши. Ярдәмчесе бар, ул күрше авылда яши. Әмма аны ул сирәк, бик кирәк вакытта гына чакыра. Әти үз көнен үзе күрә: ашарга да пешерә, йортны да тәртиптә тота. Иң яраткан шөгыле - кроссвордлар чишү һәм спорт яңалыклары белән кызыксыну. Ул бөтен спортчыларны, барлык җырчыларны белә. Гомумән, аның башы яхшы эшли, күз тимәсен. Репрессия күргән, алты ел рәшәткә артында утырган, сугышны үткән, әсирлектә дә булган, аннары кайткач - тагы репрессия... Туган йортка мина ның белән сөйләшеп утыру, акыл туплау, нәрсәгә дә булса өйрәнү өчен кайтам.

Әти әз сөйләшә, кирәген генә төгәл сүзләр белән әйтә. "Үзегезне саклагыз", - ди ул безгә. Бу - аның безгә, биш баласына, булган иң төп нәсыйхәте.

Әтинең биографиясенә күз салсаң, әллә ничә серияле кино төшереп булыр иде. Китап язам дисәң, ул фәлән томлы һәм бик калын булыр иде. Аның көченә, ныклыгына шаккатырлык. Тормышта авырлыклар очраса, "Әти бу хәлдә нишләр иде?" - дип уйлап кую да көч өсти. Ходай аны сәламәтлектән генә аермасын. Безне сөендереп күп еллар яшәсен дә яшәсен!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading