16+

Гөлләр үстерүдә киңәшләр

Гөлләрдә пәрәвез бете (паутиный клещ) барлыкка килсә, аны вакытында юк итәргә кирәк.

Гөлләр үстерүдә киңәшләр

Гөлләрдә пәрәвез бете (паутиный клещ) барлыкка килсә, аны вакытында юк итәргә кирәк.

Яфракларда вак-вак сары, ак таплар күренсә, яфракларның астын һәм өстен, чүлмәген, тәрәзә төбен һәм рамнарын кер сабыны яки дегет сабыны белән сөртегез. Сабынлы килеш гөлгә берничә сәгатькә полиэтилен пакет кидерегез. Аннары душ астында юыгыз. Атнага ике-өч тапкыр шулай эшләргә тырышыгыз.
 

Әгәр дә инде пәрәвезе дә күренә икән, Интавир, Фитоверм, Карбафос, Актеллик, Алатар кебек препаратлар белән эшкәртергә кирәк була. Шулай ук гөл торган бөтен җирне, башка гөлләрне дә эшкәртегез. Ана бетләр бер айга кадәр яши һәм төрле җиргә йөзләгән йомырка сала. Гөл чүлмәгенә генә түгел, бүлмәнең башка урыннарына да салып калдыралар. Пәрәвез бете дымлы һаваны яратмый. Бүлмәдә дым күп булса, үзләреннән-үзләре үлеп бетә. Ә югары температура һәм коры һава торса, үрчиләр генә.

Эльмира Исхакова,

Казан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading