16+

Гөнаһ белән хатын-кыз күп нәрсәләргә ирешергә мөмкин

Үзенең вакытын кая куярга белмәгән кеше башкаларның да вакытын алу белән шөгыльләнә. * * * Һәркемнең үз җитешсезлеге булу да яхшы - берәү дә бурычка сорамый. * * * Авыр чакта ярдәмгә килергә әзер - бауны да сабынлап бирә, урындыкны да тотып тора. * * * Ул үзенең тынычлыгы белән...

Үзенең вакытын кая куярга белмәгән кеше башкаларның да вакытын алу белән шөгыльләнә.
* * *
Һәркемнең үз җитешсезлеге булу да яхшы - берәү дә бурычка сорамый.
* * *
Авыр чакта ярдәмгә килергә әзер - бауны да сабынлап бирә, урындыкны да тотып тора.
* * *
Ул үзенең тынычлыгы белән теләсә кемне чыгырыннан чыгара ала.
* * *
«Ашаргамы, әллә йок­ларгамы?» - дигән ике­ләнү туса, башта - беренчесе, аннан икенчесе җиңә.

* * *

Гөнаһ белән хатын-кыз күп нәрсәләргә ирешергә мөмкин.
* * *
Россиянең бөеклеге турында көне-төне сөйләгән кешеләр булмаса, бу ил тагы да бөегрәк булыр иде.
* * *
Чыгу юлы бар. Тик бик­ле.
* * *
Аксиома: Әгәр минем бер миллион акчам булса: «Кайдан тагын бер миллион алырга?!» - диюдән башка бер проблемам да булмас иде.
* * *
Болганчык су янында балыкчылар күбрәк була.
* * *
Акыллы фикер юләрлек кылганнан соң килә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading