16+

Горький паркы

«Горький паркы» дигәнне ишеткәч, мин узган гасырның 70нче елларын күз алдына китерәм. Ул чакта дус егетләр белән без ул паркка шахмат уйнарга йөри торган идек. Парктагы «Шахмат клубы»ның җитәкчесе - Халыкара класслы спорт остасы Рәшит Нәҗметдинов. Яшьләр арасында ул популяр иде, чөнки үз вакытында төрле турнирларда җиңү яулаган, хәтта Дөнья...

Горький паркы

«Горький паркы» дигәнне ишеткәч, мин узган гасырның 70нче елларын күз алдына китерәм. Ул чакта дус егетләр белән без ул паркка шахмат уйнарга йөри торган идек. Парктагы «Шахмат клубы»ның җитәкчесе - Халыкара класслы спорт остасы Рәшит Нәҗметдинов. Яшьләр арасында ул популяр иде, чөнки үз вакытында төрле турнирларда җиңү яулаган, хәтта Дөнья...

Хәзерге көндә Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы шәһәребездә иң зур паркларның берсе булып санала. 2014 елда монда зур масштаблы реконструкция үткәрелде.
Парк капкасына җиткәнче, кунакларны Мәңгелек ут һәм Бөек Ватан сугышына багышланган монумент каршы ала. Ял көннәрендә биредә халык аеруча күп була. Яшь парлар да, балалары белән әти-әниләр, әби-бабайлар, спорт белән шөгыльләнүчеләр... Капкадан кергәч, юл кырыенда паркның планы күрсәтелгән, анда бакчаның нинди урынында нәрсә барлыгы ачык язылган.
Капкадан кергәннән соң бераз баргач, уң якта - «Хезмәт резервлары» стадионы. Аның янында тамак ялгап алу урыны - татар халкының милли ризыклары сатыла торган «Түбәтәй» киоскы. Сул якта балалар уйный торган «агач ат»лар прокаты. Шунда ук бассейн. Төп аллеяның уртасыннан юлның икенче башына кадәр чәчәк түтәлләре сузылган. Уң якта - казан сыман түбәнәйгән урында - чирәмлек, ул җир стадион кебек. Монда төрле чаралар үткәрәләр, еш кына Казан мәктәпләреннән килгән укучылар кул эшләре күргәзмәсендә үзләре ясаган төрле әйберләрне саталар, акчасын мәктәп фондына күчерәләр. Җыелмалы мәйданчык ясап, килгән кешеләргә концертлар куялар, спектакльләрдән өзекләр күрсәтәләр.
Парк теләсә кайсы буын вәкиле дә ошатырлык итеп эшләнгән. Әнә бездән ерак булмаган аллея­да кечкенә бала әнисе белән (3-4 яшьләрендә) парктагы тиенгә учларыннан көнбагыш ашаталар. Уң яктагы аллеяда яшьләр роликлы тимераякта шуалар. Үзәк аллея буйлап кулга-кул тотынып, яшь парлар бара. Аллея кырыена куелган эскәмияләрдә өлкән яшьтәгеләр утыра. Эскәмияләр үзенчәлекле, әгәр берәр кеше яки оешма 100 мең сум акча бирсә яки парк хисабына күчерсә, ул кешенең яки оешманың исеме язылган алтын йөгерткән табличкаларны эскәмиягә беркетәчәкләр икән...
Төп аллеядан ат тоягы тавышлары ишетелә, димәк, тиздән безнең яныбыздан бала атланган ат үтәчәк. Балаларга мондый чара бик ошый. Әнә төрле төстәге кечкенә вагоннар таккан поезд килә. Балалар аңа тизрәк утырып калырга ашыгалар. Сул якта - фонтаннар! Алар, кичләрен төрле төсләргә кереп, мозаиканы хәтерләтә. Барысы да тигез итеп ясалган, төрле биеклеккә су аттырып уйнап тора.
Күптөрле тренажерлар байтак халыкны үзенә җәлеп итә. Әкият геройлары формасында ясалган җайланмалар бигрәк тә. Берничә метр биеклектәге тимер «Үрмәкүч»тән дә берсе дә курыкмый.
Агачлар, куаклар паркта шактый күп. Аларның нинди төрләре генә юк! Ерым, чокыр, ерынтылар аша күперчекләр салынган. Велосипедлар, скейтбордлар өчен махсус юллар ясалган. Кичен ачык һавада кинолар карау мөмкинлеге дә бар.
Тарихи сәхифәләргә күз салыйк. Паркка XIX гасырда нигез салынган дип әйтелә. Ул вакытта бу җирләр Казан шәһәренең чите булган, монда юкә урманы шаулап үскән, аннан арырак Арча урманы башланган (хәзер Арча кыры дип йөртелә). Казанның үсә баруы, Толстой урамына җиткәч, шәһәрлеләр әлеге парк җирендә үзләренә ял итү урыннары төзи башлыйлар. Күп кенә дачалар үсеп чыга. Мондагы җирнең катлаулы ландшафтлы, чокыр-чакырлы булуы шәһәр халкына Швейцарияне хәтерләтә. Шуңа күрә ул урынны «Рус Швейцариясе» дип атый башлыйлар (беренче булып бу хакта Казан университеты профессоры Броннер әйткән). Бу җирләрдә язучылар Сергей Аксаков, Лев Толстойлар да ял иткән. 1833 елда «Рус Швейцариясе» белән Александр Пушкин да танышкан, үзенең булачак «Пугачев фетнәсе тарихы» исемле китабына материаллар җыйган. Арча кыры, Арча урманы ягыннан Пугачев гаскәре ничек Казанга һөҗүм итүен күз алдына китергән. Бу урыннарга еш кына атаклы җырчы Федор Шаляпин килеп, сәхнәдә җырлаган. Парк­та ял итүчеләр дөньяның атаклы опера җырчысының монда килеп җырлап йөрүенә исләре китә торган булган. Паркта ял итәргә кайвакыт икмәк пешерүче ярдәмчесе Алексей Пешков та килгәләгән. Шул вакытларда Алексей бу бакчаның үз исеме белән аталачагын күз алдына да китермәгәндер. Советлар Союзындагы күп шәһәрләрдәге паркларны Горький исеме белән атау шаукымы башлана. Чират Казанга да җитә һәм 1936 елда бу парк Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы дип атала башлый. Бу мәсьәләдә хаклык бар, чөнки Максим Горький гомеренең шактый өлешен Казанда үткәрә, монда язучы буларак таныла һәм аның кайбер әсәрләре шәһәребезнең театр сәхнәләрендә куела.
Яңа исемле паркның эче дә үзгәрә башлый. Мәйданчыклар, таганнар, башка күңел ачу урыннары ачыла. Халык шәһәрнең искиткеч яхшы, уңайлы, матур бакчасына күпләп килә башлый, ә ял көннәрендә шыгрым тулы була...
Сугыштан соңгы чорда да парк үзгәрешләр кичерә. «Хезмәт резервлары» стадионы төзелә, «Шахмат клубы» ачыла. Халыкка хезмәт күрсәтү урыннары да арта бара. «Җәй» ашханәсен, прокат пунктларын да шулар исәбенә кертергә мөмкин.
1980 елларда Горький паркында «канат юллары» (паркның өске өлешеннән аска, пляж янына утырып төшү җайланмасы) төзелә. Аны Казанның «Урак һәм Чүкеч» заводы җитәкчелеге башкара. Эшли башлагач та, ул оешма эшчеләре мондагы җайланманы төзәтеп, ремонтлап, күзәтеп торалар.
Казан шәһәре үсә, яңара бара. Төрле төзелешләр белән кайнап тора башкалабыз. Үзенең 1000 еллыгын каршылау алдыннан Республикабыз җитәкчеләре яңа ­микрорайон белән шәһәр үзәгенә юлны кыскарту, халыкка өстәмә уңайлыклар тудыру ниятеннән, Казансу елгасы аша яңа күпер төзергә план коралар һәм бу эшне уңышлы башкарып та чыгалар. Күпернең исемен дә «Миллениум» («Меңьеллык») дип атыйлар. Горький паркына да бу күпер салуның шаукымы тия. Яр буйлары (пляж) урыннары «юл астында» кала, бакчаның мәйданы да кими төшә, «канат юллары» да эшләүдән туктый, сүтеп алына.
Бүгенге көндә дә Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркындагы «революционерлар зираты» яхшы хәлдә сакланган, аны чистартып, карап торалар. Халкыбызның яраткан шагыйре Һади Такташ, атаклы драматург Галиәсгар Камал да шушы каберлектә җирләнгән.
Сул яктагы күпер аша чыгып, «Шахмат клубы» мәйданчыгына таба юл алдым. Ачык урында беседка формасында ясалган, урыннар, шахмат такталары шакмаклары өстәл капкачына төшерелгән. Минем исемдә калган Рәшит ага Нәҗметдинов белән бәйле урыннар да юк. 7-8 кеше шунда, кайсы уйный, кайсы карап тора.
Берничә гасыр тарихлы, шәһәребезнең иң зур паркы җитди үзгәрешләр кичергән. Паркның кимчелекле якларына миллилекнең җитеп бетмәве, язуларның, элмә такталарның ике телдә язылырга тиешлеген ассызыклап әйтер идем. Казанлыларга, килгән кунакларга республика һәм Казан шәһәре җитәкчелеге зур бүләк ясаган. Мондый уңай күренешләр Казаныбызга туристларны тагын да күбрәк җәлеп итүдә тагын бер адым булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading