16+

«Хатын-кызлар җаваплылык кебек: алу – җиңел, качу – читен»

«Хатын-кызлар җаваплылык кебек: алу – җиңел, качу – читен»

Ирсез хатын - ауга чыккан арыслан, ирле хатын - каравылдагы эт.
* * *
Хатын-кызлар җаваплылык кебек: алу - җиңел, качу - читен.
* * *
Карсылулар салкын, тик тиз эри.
* * *
«Кара көн»гә шундый нык әзерләнде һәм... аны түземсезлек белән көтә башлады... һәм көтеп ала алмады.
* * *
Лекциядә йокласаң, армиядә уятырлар.
* * *
Сөйгәнемнең «кияр нәрсә юк»ларын куяр нәрсә юк.
* * *
Җаным, мин декабристка кебек, синең арттан теләсә кая барырга әзермен: хет Швейцариягә, хет Таиландка...
* * *
Барысы да гырлаган гаиләдә йокы ярышы уза.
* * *
Тотылмаган балык тиз үсә.
* * *
Сөйгәнеңне «кайнатма», «парга әйләнергә» мөмкин.
* * *
Кеше гомеренең 30 проценты йок­лап, 70 проценты йокы туйдыру турында хыялланып уза.
* * *
Даһилар - үлемсез, ахмаклар - мәңгелек.
* * *
Кояш калка. Ләкин... Калыккан һәр нәрсә кояш түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading