16+

Хөкемдар Данил Сәфәровның каз итенә алданган

"Ни хәлләрегез бар?" дигән сәхифә кысаларында журналист Данил Сәфәровның хәлләрен белештек: - Журналист Илфат абый Фәйзрахманов белән ТМТВ каналында Булат Бәйрәмов алып бара торган "Тәмле көрәш" тапшыруында катнаштык. Җиңүче-җиңелүче булмады. Профессиональ хөкемдар "ничья" дип игълан итте. Илфат абый катлаулырак ризык пешерде. Мин исә гадирәген - чүлмәкләр әзерләдем. Әз генә каз...

"Ни хәлләрегез бар?" дигән сәхифә кысаларында журналист Данил Сәфәровның хәлләрен белештек:

- Журналист Илфат абый Фәйзрахманов белән ТМТВ каналында Булат Бәйрәмов алып бара торган "Тәмле көрәш" тапшыруында катнаштык. Җиңүче-җиңелүче булмады. Профессиональ хөкемдар "ничья" дип игълан итте. Илфат абый катлаулырак ризык пешерде. Мин исә гадирәген - чүлмәкләр әзерләдем. Әз генә каз ите кушсаң, бик тәмле була бит. Тапшыруның хөкемдары Илнур исемле егет Казан рестораннарының берсендә шеф-пешекче булып эшли. Тапшыру саен "мин авыл малае, мин ит белән бәрәңге яратам" ди. Шуңа да минем каз итенә алданды бугай (көлә). Дөресен генә әйткәндә, мин кулинариядә әллә ни оста түгел. Хатыннан уңгач, плитә каршындагы экспериментларга гел кул җитми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading