16+

Хәмдүнә Тимергалиева: «Хәерче булып тудым, хәерче булып үләчәкмен»

Хәмдүнә апа Тимергалиеваның хәлләрен белешеп, берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Хәмдүнә Тимергалиева: «Хәерче булып тудым, хәерче булып үләчәкмен»

Хәмдүнә апа Тимергалиеваның хәлләрен белешеп, берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Илһам кайтканын көтәм (Илһам Шәриф - Хәмдүнә Тимергалиеваның апасының улы), ул нәрсә әйтер. Сарык чалып, ит кыздырып, туган көнгә килгән кунакларны сыйларбыз дип торам. Үзем бер генә кешене - Владимир Лапшинны чакырдым. Заманында ул миңа, иҗатыма шәп ярдәм күрсәкткән иде. Әмма, чакырмасам да, күпләр килергә тиеш. Кыскасы, барсын да көтәм.

- Тормышыгыздан кәнагатьме сез?
- Юк, балам. Тормыш дөрес бармый. Эшләгән артистка хәзер бер нәрсә дә юк. Ә койрык болгап йөргәннәргә фатирын да, мактаулы исемнәрен дә бирәләр - менә шунысы үкенечле. Шуның өчен җитәкчеләргә ачуым да килә. Эшләгән кешене күрә белмиләр. Мин - Башкортстанның патриоты, Бораемны күтәреп йөрим. "Ник безне күрмисең?"- дип Рөстәм Зәки улына әйтәсем килә. Ярар, мине күрмәсәләр дә, Нәзифә Кадыйрованы да санга сукмыйлар. Ул бит Фәридә Кудашевадан соң кала икенче җырчы. Үзенең матурлыгы, таланты белән бөтен Россияне таң калдырган шәхес. Чуп-чарны менә шундук күреп алалар, шуңа рәнҗим.

- Бүләкне сорап алмасалар да, туган көнегезгә нәрсә телисез?
- Иң беренче булып туган районым котлады. Борайның башлыгы "Живи и здравствуй!" дип телеграмма җибәргән. Шул менә иң зур бүләк. Аллаһы тамашачы мәхәббәтеннән генә аермасын. Әйбергә кызыга торган кеше түгел мин: хәерче булып тудым һәм хәерче булып үләчәкмен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading