16+

Хәния Фәрхинең әнисе: «Хәния китте» дигәч, башта аңламыйча тордым»

87 яшьлек Фәния апа Әзмөхәммәтова кайгылы хәбәр ишеткән минутларын искә алып сөйләде.

Хәния Фәрхинең әнисе: «Хәния китте» дигәч, башта аңламыйча тордым»

87 яшьлек Фәния апа Әзмөхәммәтова кайгылы хәбәр ишеткән минутларын искә алып сөйләде.

Бүген, 28 июльдә, Башкортстанның Тәтешле районында Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи белән хушлаштылар. "Аның әтисе гармунчы иде, ул җырлады, биеде. Кечкенәдән артистка булырга хыялланды. Укырга кергәнче үк: "Мин җырчы булам", - дип әйтә иде. Ишегалдында, урамда бөтен бала-чаганы җыеп, концертлар куя иде. Кыш көне булса, чыршы утырта итек, балалар аның белән җырлый-җырлый чыршы тирәли әйләнә иде...", - дип искә алып сөйләгән җырчының әнисе Фәния Әзмөхәммәтова Башкорстанның БСТ телеканалына.

Мәгълүм булганча, Хәния Фәрхи 87 яшьлек әнисе янына кунакка кайткан булган. 27 июльдә аның йөрәге туктый. "Балалар кайтты да: "Әни, Хәния китте...", - диләр. Мин: "Кая китте", - дип сорыйм, әллә Казанга кайтып җиткәнме дим, баштан аңламыйча тордым. Аны әле генә балалар озатып, үзләре кунакка гына киткән иде, ә Хәния өенә кайтып китте. Шуннан соң миңа Хәния мәңгегә китте, дип әйттеләр...", - дип сөйләгән Фәния апа кайгылы хәбәр ишеткән минутларын искә алып.

Җырчыга 57 яшь иде. Ул 29 июльдә Казан җирләнәчәк. Хушлашу чарасы Г.Камал театры бинасында булачак (рәсми өлеше сәгать 10да башлана).


Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading