16+

Иң яхшысы алда әле!

Регина Бретт - Американың атаклы журналисты. Әмма иң кызыгы шунда - Регинаны яратучыларның күбесенең аның язмаларын укып та караганнары юк. Ул очраклы рәвештә генә танылып киткән. 45 яше тулар алдыннан Регинаны йокы алмый. Аның ике апасы, 45 яшьләренә дә җитмичә, күкрәк яман шешеннән дөнья куялар. Ә аның үзендә бу кыркыныч...

Иң яхшысы алда әле!

Регина Бретт - Американың атаклы журналисты. Әмма иң кызыгы шунда - Регинаны яратучыларның күбесенең аның язмаларын укып та караганнары юк. Ул очраклы рәвештә генә танылып киткән. 45 яше тулар алдыннан Регинаны йокы алмый. Аның ике апасы, 45 яшьләренә дә җитмичә, күкрәк яман шешеннән дөнья куялар. Ә аның үзендә бу кыркыныч...

Иртәнгә аның 45 яшьлек гомереннән алган 45 сабагы язылган була инде. 50 яшендә ул аларны 50 гә җиткерә. Бу сабакларны укучыларның берсе аларны, әллә уйнап, әллә ялгышлык белән, Интернет челтәренә «90 яшьлек Регина Бретт тарафыннан язылган» дигән сүзләр белән элә. Янәшәсендә Регинаның 45 яшьлек сурәте... Кешеләр аны комплиментларга күмәләр. Сабаклары исә кат-кат укыла. Хәзер Регинага 56 яшь. Яман шешне тулысынча җиңгән ул. Сабаклары исә һәркемне уйландырырлык.
1. Тормыш гадел түгел, тик шулай да ул матур.
2. Икеләнсәң, алга таба тагын бер адым атла.
3. Тормыш кыска. Аны нәфрәткә сарыф итмәгез.
4. Үзеңне артык җитди кабул итмә. Беркем дә алай эшләми.
5. Айлык бурычларыңны каплап бар.
6. Һәр бәхәстә җиңүче булырга димәгән. Ризалаш яки ризалашма гына.
7. Кемгәдер кушылып елау үзең генә елауга караганда күбрәк дәвалый.
8. Аллаһы Тәгалә барысын да кичерә.
9. Пенсияңне беренче хезмәт хакыннан ук туплый башла.
10. Эш шоколадка барып җиткән икән, каршы тору нәтиҗәсез.
11. Киләчәгеңә зыян салмасын дисәң, үткәнең белән дуслыкта бул.
12. Балаларың янында еларга оялма.
13. Тормышыңны башкаларныкы белән чагыштырма. Алар үткән юл турында син берни дә белмисең.
14. Барысы да бер мизгел эчендә үзгәрергә мөмкин. Борчылма: Аллаһы Тәгалә йокламый.
15. Синең бәхетең өчен синнән кала беркем дә җаваплы түгел.
16. Һәрвакыт Яшәүне сайла.
17. Бар кешегә дә бар нәрсәне дә кичер.
18. Башкаларның синең хакта нәрсә уйлаулары әһәмиятле түгел.
19. Вакыт бар нәрсәне дә дәвалый. Вакытка вакыт бир.
20. Хәл яхшымы, яманмы - ул барыбер үзгәрәчәк.
21. Син авырып киткән очракта эшең сине кайгыртмаячак. Дусларың кайгыртыр. Мөнәсәбәтләрне сакла.
22. Могҗизаларга ышан.
23. Өлкәнәю яшьләй үлүгә караганда яхшырак.
24. Балаларыңның балачагы бер генә. Аны онытылмаслык ит.
25. Көн саен һавада йөр. Могҗизалар һәркайда очрарга мөмкин.
26. Файдасыз, ямьсез һәм сиңа шатлык китерми торган нәрсәләрдән арын.
27. Көнчелек - вакытны бушка уздыру. Синең бар кирәк нәрсәң дә бар.
28. Иң яхшысы алда әле.
29. Сорамасаң, бирмәсләр.
30. Юл бир.
31. Үзеңне ничек хис итүең әһәмиятсез: тор, киен, кешеләр арасына чык.
32. Әгәр без барлык борчу-кыенлыкларыбызны бер күчкә өеп, аны башкаларныкы белән чагыштырсак, үз кыенлыкларыбызны бик тиз кире алыр идек.
32 нче сабакка мөнәсәбәттә мисалга бер гыйбрәтле хәл дә китерелә. Бер авыр язмышлы кеше Аллаһы Тәгаләгә язмышыннан зарланып, аны җиңеләйтүен үтенгән. Алла аны язмышлар саклана торган урынга китергән һәм: «Монда дөньяда яшәүче барлык кешеләрнең язмышлары. Теләгәнеңне үзең сайлап ал», - дигән. Теге кеше бик озак сайласа да, җанына якынын тапмаган. Соңыннан ишек төбендә торган, башкаларныкына караганда иң җиңеле тоелган язмышны алырга булган. Ә Алла аңа: «Бу синең җиңелрәк язмыш сайларга кергәндә ишек төбендә калдырган үз язмышың бит инде», - дигән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading