Галимнәр, серләр эзләп, тирән диңгез-океаннарга төшәләр, карашларын иксез-чиксез күккә төбиләр. Ләкин иң серле дөнья ул - кеше күңеле, аның җаны, йөрәгедер, күрәсең. Тәрбиягә бала алган әти-әниләрнең V Республика форумында нәкъ менә шундый олы йөрәкле игелекле җаннар җыелган иде.
Скопировать ссылку
Галимнәр, серләр эзләп, тирән диңгез-океаннарга төшәләр, карашларын иксез-чиксез күккә төбиләр. Ләкин иң серле дөнья ул - кеше күңеле, аның җаны, йөрәгедер, күрәсең. Тәрбиягә бала алган әти-әниләрнең V Республика форумында нәкъ менә шундый олы йөрәкле игелекле җаннар җыелган иде.
Форумның беренче өлеше рәсми үтте. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Татарстан мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима һәм башкалар чыгыш ясады. Татьяна Ларионова үз чыгышында, республикабыз ятимнәренә аталарча кайгырту күрсәткәне өчен, Президент Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.
Чөнки гаиләдә яшәү бәхетеннән башлыча нәкъ менә алар мәхрүм кала да инде. Ә болай безнең республика халкы ятим балаларга шактый мәрхәмәтле. 11717 ятим баланың 11150се гаиләләрдә яши. Узган ел гына да 1192 бала яңа әти-әниле булган. Республикабызның 8777 гаиләсендә тәрбиягә алынган балалар үсә. Ә бит элек алар бармак белән генә санарлык аз иде. Әлеге сөенечле саннар артында сабыйларның кабаттан елмаерга өйрәнүләре, өлкәннәргә ышанычлары кайту торуын уйласак, бу - шактый куанычлы нәтиҗә. Балага үсәр өчен гаилә кирәклеген берәүгә дә аңлатып торасы юк. Шуңа күрә дә хөкүмәтебез мондый игелекле гаиләләргә булдыра алган кадәр ярдәм итәргә тырыша. Шактый еллар рәттән уздырыла торган әти-әниләр һәм балаларның җәйге ял сменасы - мондый гаиләләрне бергә туплау, туган проблемаларын бергәләп чишәргә ярдәм итәргә тырышуның бер юлы. Мондый лагерь быел да ике сменада эшләячәк.
Форумның икенче өлешендә сүз тәрбиягә бала алган гаиләләрнең үзләренә бирелде. Бу теманы алардан да әйбәтрәк белүче кеше юк. Шуңа да күңелдәгеләрен ачып салдылар. Яшел Үзән районы Норлат авылыннан 12 ятим балага (икесен әле күптән түгел генә алганнар, берсенең мөмкинлекләре чикле) җылы кочагын ачкан Рәйсә Миңнуллинаның чыгышын зал алкышларга күмде.
«Кем кайда эшли шуннан алып кайта инде...» - ди ул, шаяртып. Һәм бу сүзләрдә хаклык та бар. Норлат балалар йортында эшләгәч, ул күңеленә кергән һәр баланы үзенеке итәргә тырышкан. Рәхмәт, ире Наил әфәнде дә каршы килмәгән. Аның үрнәгенә башка хезмәттәшләре дә ияргән. Шулай итеп, кайчандыр 100ләп сабый яшәгән ятимнәр йортында хәзер аларның саны 40ка да тулмый. 28е Рәйсә ханым шикелле игелекле әти-әниләрнең гаиләләрендә сыену урыны тапкан. Рәйсә ханым үзләренең районнарында тәрбиягә бала алган 100ләп гаиләне берләштерүче оешманың рәисе дә әле. Алар тирә-күрше районнарга чыгып, чит баланы да яратырга мөмкин булуын аңлаталар. «Һәр өлкән кешенең максаты бер булырга - һәр бала гаиләдә яшәргә тиеш!» дигән фикерне алга сөрә алар.
Комментарийлар