16+

Ике үсмер бәхәсләшеп «незамерзайка» эчкәннәр

Казанда «незамерзайка» аркасында былтыр 6 кеше үлгән, 12 кеше зыян күргән.

Ике үсмер бәхәсләшеп «незамерзайка» эчкәннәр

Казанда «незамерзайка» аркасында былтыр 6 кеше үлгән, 12 кеше зыян күргән.

Әлеге сыеклыктагы метанол матдәсе машина тәрәзәсен яхшы чистартса да, кеше эчсә, бик куркыныч икән. Ни хикмәт аны эчүчеләр табыла.

“Спиртлы эчемлекләр куллана торган кешене туктатырга теләп якыннары аракы бирми, аны беркая чыгармаска тырыша, теге кеше еш кына кул астында нәрсә бар, шуны эчәргә тотына, нәтиҗәдә, одеколон, машина тәрәзәсе юа торган “незамерзайка”, уксус, бүлмәгә хуш ис тарата торган сыкча эчеп нык кына агуланырга мөмкин”, - дип кисәтә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы  Алия Насыйбуллина.

Хәер, исерекләр генә түгел, яшүсмерләр арасында да мондый мәгънәсез  адымга баручылар бар икән. Көз көне, ноябрь аенда Казанда 16 яшьлек ике егет үзара бәхәсләшеп “незамерзайка” кулланганнар. Нәтиҗәдә, икесе дә берәр стакан машина тәрәзәсен юа торган сыкча эчеп агуланганнар. Табиблар аларның гомерләрен саклап калу өчен зур тырышлык куйган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading