16+

Илсөя Бәдретдинова: «Туй күлмәге хыялы кемдә булмый ди инде ул?..»

– Әниегез бәхиллеген биреп киттеме, Илсөя? Белүемчә, ул Илфакка кияүгә чыгуыңа "аһ" булмаган. – Ул "аһ" булмады, әмма каршы да булмады. Әти белән әни миңа "ярамый" дип әйтергә ярамаганын белделәр. Миңа "ярамый" дисәләр, мин кирелегемә катып булса да үземнекен эшләячәкмен. Сөйләшәсе бар, дип аларны ишегалдында эскәмиягә чакыргач, әни: "Илфакмы?" – дигән сорау бирде, әти: "Теләсәң нәрсә эшлә," – диде.

Илфакка каршы булганга да түгел, аның миннән 13 яшькә зур булуы, ике баласы үсүе генә киртә тоелды аларга. Ә без бергә яши башлагач, аларга Илфактан да әйбәтрәк кеше булмады. Илфакны яратмыйча буламы соң инде? Ул, бабаааай, әбиии дип килеп керә, бөтен өй эчен үзе белән тутыра, тегеләре келтер-келтер йөгерешә-көлешә...

Шул вакытта уты-ялкынын бер итеп рәсми рәвештә язылышмавыгыз гына аңлашылмый...
– Анда башка проблемалар, киртәләр булды, Гөлнара. Ә тора-бара ул тема бөтенләй онытылды. Без бөртекләп тормыш кора башладык, яшәргә тырыштык, кеше сүзеннән туеп, Түбән Камага киттек, иҗат итә башладык.

Ак туй күлмәге хыялы булмады алайса?
– Ә кемдә булмый ди инде ул?..

Сүз уңаеннан: Илсөя Бәдретдинова концертлар сезонын ачып җибәрде. Быел ул тамашачысын "Без" дигән программасы белән шаккатырачак. Казанда Илсөянең бер генә көн концерты планлаштырылган иде, тик күп санлы тамашачылар соравы буенча, ул өстәмә концерт куячак.

Илсөя Бәдретдинованың октябрь аенда булачак концертлары графигы:

ОКТЯБРЬ

11 - Биектау (3 мәктәп)
12 - Болгар
14 - Мәләвез, Башкортстан
15 - Стәрлетамак, Башкортстан
16 - Ишембай, Башкортстан
17 - Салават, Башкортстан
18 - Туймазы, Башкортстан
19 - Баулы
20 - Урыссу
25 - Казан (филармония)
26 - Казан (филармония)
31- Балтач

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading