16+

Җир белән күк арасы: Иннополис шәһәрендә чит планетада кебек хис иттем үземне

Үзең яшәгән чорда шәһәрләр барлыкка килү – зур тарих бит инде, җәмәгать? Бәлки бер 10-15 елдан Казаныбыз урамнарында йөртүчесез машиналар гына калыр. Тик аларда йөрергә кеше булырмы соң? Төймәгә генә басып утырырга өйрәнсәк, өйдән чыкмабыз да. Ләкин бөтенләй эшсез нишләрбез?

Җир белән күк арасы: Иннополис шәһәрендә чит планетада кебек хис иттем үземне

Үзең яшәгән чорда шәһәрләр барлыкка килү – зур тарих бит инде, җәмәгать? Бәлки бер 10-15 елдан Казаныбыз урамнарында йөртүчесез машиналар гына калыр. Тик аларда йөрергә кеше булырмы соң? Төймәгә генә басып утырырга өйрәнсәк, өйдән чыкмабыз да. Ләкин бөтенләй эшсез нишләрбез?

Менә берзаман без дә әби-бабайлар булырбыз. Мин яшь чакта шундый-шундый шәһәр төзелде, дип оныкларга сөйләрбез. Ә алар үз оныкларына: «Фәләненче буын әбиегез менә шул шәһәр төзелгән чорда яшәгән», дип мактаныр. Әле барып күргән, дип тә өстәсәләр. Нинди горурлык инде балаларга! Шундый-шундый шәһәр, дип сөйләвем – Иннополис шәһәре.

Аңа нигез салынганга да алты ел икән. Казаннан 40 кына чакрым ераклыкта урнашкан булса да, беренче тапкыр барып күрдем. Моңарчы ишеткәннәрдән бераз күзаллау барлыкка килгән иде. Урысча ничек диләр әле? «Ожидание – реальность»мы? Җир белән күк арасы. Шәһәргә якынаюга ук күңелне ниндидер салкынлык биләп алды. Кояш кызыдырып торса да, яктылык җитми кебек тоелды. Югыйсә, шундый ук яшел яфраклы агачлар үсеп утыра, матур чәчәкләр дә бар.

Ниндидер минем күзләрем өчен чит булган архитектуралы йортлар тезелеп киткән. Машиналар да шундый ук дип уйламакчы идем, каршыма йөртүчесез машина килеп чыкты. Каушавымнан, телефонны җиргә төшереп җибәрдем, фото да ясап өлгермәдем. Каршыма очраган бер-ике кеше дә сәер кебек тоелды. Беләсезме, үземне ничек хис иттем? Җир кешеләрен юкка чыгару максаты белән, ниндидер чит планета кешеләре турында төшерелгән кинолар бар бит? Менә шунда эләккән кебек. Әйтерсең, теге пыялалы зур биналарда безгә каршы нидер эшлиләр...

Ялгышам, бу – шундый заманча шәһәр! Заманчаның заманчасы... Анда вакыт күпкә алга киткән кебек. Бик башлы хезмәткәрләр «безнең тормышны җиңеләйтү өчен», төрледән-төрле яңа технологияләр, төймәгә генә басып эшли торган җиһазлар, роботлар уйлап чыгаралардыр.

Бәлки бер 10-15 елдан Казаныбыз урамнарында йөртүчесез машиналар гына калыр. Тик аларда йөрергә кеше булырмы соң? Төймәгә генә басып утырырга өйрәнсәк, өйдән чыкмабыз да. Ләкин бөтенләй эшсез нишләрбез? Әби-бабаларыбыздан калган: «Эшләп кеше үлми», «Кем эшләми – шул ашамый» кебек акыллы сүзләребез дә кирәк булмасмы? Кеше кызыл китапка кертерлек җан иясенә әйләнеп калмасмы? Әллә барыбер кешеләр көчлерәк булырмы? Теге кинолардагы кебек. Анда да бит явыз көчләрне яхшылык җиңә...
 

Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading