"Шәһри Казан" газетасы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән берлектә Бөек Ватан сугышына багышланган викторина башлап җибәргән иде. Бу - дәһшәтле еллар турындагы белемнәребезне тикшереп карау өчен мөмкинлек булды.
Викторинага 3 кеше тулы һәм төгән җавап бирде. Димәк, әлеге катнашучыларыбызны җиңүчеләр дип игълан итәбез. Менә алар:
1. Рамил Мозаффар
2. Фатехова Гөлнара
3. Нәҗипова Илзия
Күпчелек катнашучы алтынчы сорауга тулы җавап бирмәгән. Төгәл җавап: диңгезчеләрне бүләкләү өчен 1944 елның 3 мартында Ушаков һәм Нахимов орденнары булдырылды.
Һәрбер катнашучыга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр, ә һәр катнашучыны дипломнар көтә. Элемтә өчен телефон: 562-5012
Комментарийлар