16+

Итәк кенә димәгез: баласызларны – балалы, ялгызларны парлы итә!

Элек-электән, хатын-кыз энергияне җирдән ала, дип санаганнар. Борынгыларның сүзләрен бүген галимнәр дә дәлилли.

Итәк кенә димәгез: баласызларны – балалы, ялгызларны парлы итә!

Элек-электән, хатын-кыз энергияне җирдән ала, дип санаганнар. Борынгыларның сүзләрен бүген галимнәр дә дәлилли.


Озын итәк хатын-кыз гормоннары эшләп чыгарылуда ярдәм итә. Нәфис зат өчен энергиянең аска таба китүе мөһим, чөнки аның бала яралу һәм табу, хатын-кыз гормоннары эшләп чыгару органнары гәүдәсенең аскы өлешендә урнашкан. Шуны да истә тотарга кирәк: хатын-кыз гормоннары кимү белән, аның сәламәтлеге дә какшый, матурлыгы да кими.

Озын итәк кигән хатын-кызга ир-атларның күбрәк игътибар иткәнен галимнәр дә исбатлаган.

«Бала таба алмаячак» дигән мөһер салынган хатын-кызларның, итәк кия башлаганнан соң, балага узу очраклары билгеле. Димәк, әлеге гап-гадәти киемнең әллә нинди могҗизага ия икәнлегенә ышанмас җирдән ышанырсың.
Җиргә кадәр тиеп торган озын итәк, читтән караганда, өчпочмакны хәтерләтә кебек. Әлеге «өчпочмак»ның зурлыгы итәк кыскарган саен кечерәя. Шуңа бәйле җирдән алынган энергия хисабына эшләнеп чыга торган хатын-кыз гормоннары күләме дә кими дигән сүз икән.

Чалбар кигән, авыр чемодан тартып баручы хатын-кыз белән итәк кигән һәм шундый ук чемодан тәгәрәтүче нәфис затка тиз генә ярдәм кирәк булды, ди. Ир-атлар, әлбәттә, итәк кигәненә ярдәмгә ашыгачак, ә ир-ат гормоннары бөркелеп торган гаярь хатын-кызга ярдәм итүче табылмаска да мөмкин.
Димәк, хөрмәтле хатын-кызлар, бүгеннән чалбарларны ташлыйбыз, итәк белән күлмәк кия башлыйбыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading