16+

Җитте – бүтән эчмим

Җырчылары да: «И Мөс­лим! Бүтән эчмим!» – дигән шикелле җырлый бит әнә... Минем аркада хатын җәфалана.

Җитте – бүтән эчмим

Җырчылары да: «И Мөс­лим! Бүтән эчмим!» – дигән шикелле җырлый бит әнә... Минем аркада хатын җәфалана.

Үземне әйткән дә юк. Югыйсә, ничә мәртәбә сүз бирдем бит: «Эчмим, авызга якын да китермим!» – дидем. Хатынга гына күпме тукыдым. Юк, ышанмады хатын. «Синең кай­чан сүзеңдә торганың бар соң, җанкисәккәем?» – генә диде. Сүздә торган чакларым булгалады инде, анысы. Әле былтырларны гына: «Синең миңа сыңар яулык та алып кайтып биргәнең юк бит», – дип зарланыпмы зарланган иде. Мин исә – сүземдә тордым. Беркөнне базардан сатып алып кайттым яулык.

Бәһәсе кесәгә сукты сугуын... «Рәхәтен күр, үз башыңда тузарга язсын!» – дидем хатынга. Аның гына исе китмәде: «Ярар, минем әнигә нәкъ менә шундый әбиләр яулыгы кирәк иде”, – диде дә яулыкны битараф кына алып куй­ды. Ир кадерен беләмени ул хатын-кыз! Аларга шул зарланырга гына булсын... Минем: «Эчмим», – дигән сүземә дә ышанмый тора бит әле менә. Саңгырау ана эт тә аңларлык итеп әйттем, югыйсә...

Тамак төбе кымырҗап авырта. Юк, моннан соң эчмим. Суыткычтагы шешәнең гурласыннан (мишәр әйтмешли!) гелән-гелән салкын сөт эчәргә башыма тай типмәгән лә минем! Юк, бүтән эчмим ул боздай салкын сөтне!
Гурлама салкын тидерә-тидерә туйдым инде. Аракыга күчмичә булмас. Ичмасам, хатыннан авыр сүз ишетмәм...

Ләбиб Лерон.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading