16+

Кәҗә киллеры

Назыймның кәбестәсен сул як күршесе Касыймның кәҗәсе ашап чыкты.

Кәҗә киллеры

Назыймның кәбестәсен сул як күршесе Касыймның кәҗәсе ашап чыкты.

– Бетерәм! – дип кычкырды Назыйм ярсуына чыдый алмыйча. – Киллер яллыйм! Соңгы кәбестәнең дә башына җитте бит, юньсез.
Шулчак аңа арткы урамнан кемдер сүз кушты:
– Нихәл, Назыйм абзый! Кемне яллыйм дисең?
– Әй, син икәнсең әле. – Назыйм бакча арты рәшәткәсенә тотынып  басып торучы сәрхүш Ирекне шәйләп алды. – Бар, юлыңда бул, торма эчемне пошырып.
Өйгә кереп китмәкче иде, кинәт башына уй керде:
– Юк, тукта, китми тор. Хәзер яныңа чыгам. – Назыйм, тиз-тиз атлап, арткы ишектән Ирек  янына чыкты да аның колагына пышылдап кына нидер әйтте.
– Була ул, Назыйм абзый! – диде Ирек авызын колакларына кадәр ерып. – Синең өчен җан да җәл түгел. Тик бәясе югарырак булыр: кәҗә хәтле кәҗә бит ул!
– Риза. Әйт бәяңне?
— Монда ярты белән генә булмас. Берне алырсың. Эше бик хәтәр бит. Җавап тотарга туры килүе бар!
– Нәрсә өчен? «Кәҗә мал түгел, баҗа туган түгел», – дип юкка гына әйтәләрмени?!
– Син алай димә, Назыйм абзый. Кәҗә булса да, аяклы мал бит ул. Җитмәсә, шәхси милек. Ә шәхси милекне юк иткән өчен нәрсә буласын беләсеңме?! – Ирек, бик җитди кыяфәт алып, имән бармагын югары күтәрде.
– Беләм, чуртым да булмый. Әгәр егет икәнсең, син аны беркем дә сизмәслек итеп эшлә.
– Ничек итеп?
– Соң, ничек итеп дип, переездда  дустың Илсур тора бугай.
— Шуннан, торса ни?
– Менә шул переездда шлагбаум бар.
– Булса соң.
– Тавык мие эчкән нәрсә, шуңа да башың җитмиме?
– Син алай мыскыл итмә. Шалиш, брат, ун класс бетергән грамоталы кеше мин!
– Йә, ярый, шаярттым гына, – диде Назыйм аның җилкәсенә кулын салып. – Шул тирәдә казыкка Касыйм кәҗәсен бәйләп куя. Син болай ит. — Назыйм Ирекнең колагына үрелде.
– Ну баш та инде үзеңдә, Назыйм абзый. Киттем. Бер аягым монда, икенчесе анда булыр. Кәҗәнең эше беткән дип исәплә. Бер сәгатьтән сугылырмын.
Көтеп-көтеп тә күренмәгәч, Назыйм, күрше авылга барган булып, карап кайтырга уйлады. Матаен ындыр артына боруга, өзелгән бауны сөйрәп каршысына атыла-бәрелә чабучы күрше кәҗәсен күрде. Югары күтәрелгән  шлагбаумда бау кисәге генә эленеп тора иде.

Фирдәвес Зариф.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading