16+

“Каен себеркесен юкә чәчәк аткан вакытта җыегыз”

Җәй уртасына да җиттек. Иң күңелле, иң матур вакыт. Авыл халкының көне бакчада йә кырда үтә, печәнен чаба, җиләген җыя, кышка мунча себеркесен әзерли

“Каен себеркесен юкә чәчәк аткан вакытта җыегыз”

Җәй уртасына да җиттек. Иң күңелле, иң матур вакыт. Авыл халкының көне бакчада йә кырда үтә, печәнен чаба, җиләген җыя, кышка мунча себеркесен әзерли

Җиләкне кайнатмыйча гына суыткычта саклаган кебек, мунча себеркесен дә хәзер күпләр суыткычларга гына тутырып куя. Саба районында яшәүче Илдус Әхмәтгалиев та унбиш-егерме миллекне суыткычка тыгып куябыз, ди. Бу рәвешле сакланган мунча себеркесе кышлый тансыкка гына – кунаклар булганда, бәйрәмнәрдә генә тоталар икән. Яңа гына җыеп алып кайткан кебек була, ди Илдус. Суыткычта себерке ризык төрә торган пленкада саклана. Аны баштан ук бик калын итмичә генә бәйләп, пленкага тыгыз итеп төрәләр. Урынны бик күп алмый, казылык зурлыгында гына була ди. Гадәттәгечә, кышка миллекне киптереп тә куялар. Ел саен чормага йөз пар мунча себеркесе эленә. Аларны кая куеп бетерәсез дигән сорауга, мунча керергә яратабыз, үзебез дә кулланабыз, күчтәнәч итеп тә бирәбез, ди Илдус.

Питрау җиткәч, үләннәр, себерке җыю туктала дисәләр дә, июль ахырларына кадәр җыялар икән әле.
– Аннары инде каен яфраклары картая, тупаслана, – ди әңгәмәдәшем.
Моның кадәр миллекне исә май аеннан ук җыя башлыйлар.
Каен миллеген бәйләгәндә, әниләре, сихәте дә булсын дип, мәтрүшкә, бөтнек тә кушып калдыра икән. Алар белән мунчада чабыну рәхәт, хуш исе чыга, ди Илдус.

Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче Рәис абый Шәкүров мунча себеркесен бишәр йөз данә әзерләп куя икән. Аның күп өлеше сатуга китә. Алар терлекләр, кош-кортлар асрый. Сөт, каймак, йомырканы атна саен районга базарга алып барып саталар. Берочтан себеркеләр дә сатып кайта. Аны саткан акча бензинга китә, сөт-йомырка сатканы тулысынча кесәгә керә, ди Рәис абый.

– Мунча себеркесен дә сораучылар бар. Каенныкын – алтмыш, имәннекен йөз сумга сатам, – ди ул.
Быел каен себеркесен 15 июльдән 25енә кадәр җыярга ниятли, әлегә яфраклары, яңгырлар булу сәбәпле, калынаеп бетмәгән, югыйсә кипкәч, таякка гына калырга мөмкин икән. Имән себеркесен июнь ахырыннан ук җыя. Болардан тыш, миләш себеркесе дә ясый. Аны күбрәк яшь бала үстерә торган әниләр ала.

Имештер, күз тигән вакытта миләш себеркесе белән чабындырырга кирәк. Балалар өчен мунча себеркесен махсус кечкенә итеп ясарга тырыша икән. Юкә чәчәк аткан вакытта аңардан да себерке әзерли. Анысы салкын тигәннән файдалы. Имән себеркесе исә организмны ныгыта. Себерке эченә әрем, мәтрүшкә, бөтнек, ромашка да кыстырып куя. Андый себеркеләр ун сумга кыйммәтрәк йөри.

Бер әңгәмәбез вакытында шагыйрь Гәрәй абый Рәхим, каен себеркесен җыюның иң яхшы вакыты юкә чәчәк аткан вакыт, дигән иде. Каен ботакларыннан тыш себерке уртасына бер яшь имән ботагын да куеп калдыра икән ул.
– Имән яфракларында тәнне тирләтми торган матдәләр бар. Шул ук себеркегә бер әрем ботагын да куеп калдырырга була. Мунча эссесендә ул хуш ис чыгара. Болардан кала себеркегә чәчәк аткан юкә ботагы белән кычыткан да кушып калдырасың. Хуш исле зәңгәр мәтрүшкә ботагын куеп калдыру да артык булмас. Чия ботагын да кулланырга мөмкин. Дару үләннәреннән канлы үлән дә куеп калдырам әле мин. Себеркене иренмичә шулай итеп ясасаң, тәнгә дә шифасы була, мунчага хуш исе дә тарала, – ди Гәрәй абый.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading