16+

Каенанам акча сорап тилмертә

Каенанам белән каенатам 40 ел бергә гомер итә. Ирем сүзләренчә, алар гомер буе ачуланышып яши.

Каенанам акча сорап тилмертә

Каенанам белән каенатам 40 ел бергә гомер итә. Ирем сүзләренчә, алар гомер буе ачуланышып яши.

Өйдә гел тавыш чыкканга күрә, ирем 18 яшендә өйдән чыгып киткән. Иремнән кала, тагын ике кызлары бар. Сүзгә килгән саен, каенатам аяк терәп эчә һәм чит хатыннар белән чуала. Каенана барысын да белә, күрә, әмма аерылышмый. Безгә – балаларына шалтыратып зарлана да шуның белән шул. Ни өчен түзеп яшиме?

Чөнки каената – акчалы, аның үз эше бар, тормышны тулысынча ул алып бара. Ә каенана - лаеклы ялда, беркая да эшләми, әзергә бәзер яшәп ята. Чынлап та, акчалары җитәрлек, рестораннан кайтып кергәннәре юк. Тик менә каенанам үз кирәк-ярагына акчаны иреннән түгел, ә балаларыннан сорый. Әйтик, яңа тун кирәк икән, ул улына шалтырата. Үзебездә дә ике бала, очын очка ялгап яшибез. Күптән түгел телевизорлары ватылган.

Иреннән сорамый, горурлык көчле бит. Апалары иремә шалтыратып, әниләренә яңа телевизор алырга кушкан. Теләсә ниндине түгел, билгеле бер модель сорыйлар. Ирем кибеткә барып, 40 мең сумга кредитка телевизор алып кайтты. Гарьләндем! Үзебездә дә андый затлы телевизор юк. Бу юлы чыдый алмадым, каенатага шалтыратып ул телевизорның кредитка алынуын әйттем. Шаккатты, билгеле. Сөйләшеп бетерүгә үк, картама 40 мең акча күчерде. Аптыраганнан сезгә яздым инде. Каената белән каенананың менә шулай кеше көлдереп яшәвеннән тәмам гарык булдык, билләһи!..

Дилә С.
Фото: ru.freepik.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading