Безнең Кама Тамагы районы табигате искиткеч матур, шуңа күрә дә ул күпләрне сокландыра, үзенә җәлеп итә. Юкка гына аны «Татарстан энҗесе» дип атамыйлар.
Арча егете, талантлы яшь җырчы, көйләр иҗат итүче һәм аларны башкаручы Фәрит Низамиев шагыйрә Шәмсия Җиһангирова шигыренә язылган «Насыйп яр» җырына клип төшерү өчен нәкъ менә безнең районны сайлады. Ике көн дәвамында телевидение егетләре һәм җырчының иҗат төркеме Лобач, Южная Околица күренешләрен үз эченә алган клипны төшерделәр. Клипта шулай ук әби-бабай ролендә район үзәгендә яшәүче, агымдагы елда Алтын туйларын билгеләп үткән Рафика һәм Әлхап Хәйруллиннар төште. Фәрит Низамиев башкаруындагы бу клипны райондашлар телевизордан октябрь аенда күрә алачак, дип хәбәр итә «Идел таңнары» газетасы.
Фото: kamskoe-ustie.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар