16+

Камилә беренче хезмәт хакын 4 яшендә алган

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Гүзәл Минакованың бертуган апасы Ләйсән Михайлова белән без очраклы рәвештә таныштык. Газетабыз белән тыгыз элемтәдә торган Совет районының 162нче балалар бакчасында тәрбияләнүче сәләтле, милли җанлы бала Кирилл турында язарга килгән идек. Ләйсән ханым бу талантлы баланың әнисе булып чыкты.

Камилә беренче хезмәт хакын 4 яшендә алган

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Гүзәл Минакованың бертуган апасы Ләйсән Михайлова белән без очраклы рәвештә таныштык. Газетабыз белән тыгыз элемтәдә торган Совет районының 162нче балалар бакчасында тәрбияләнүче сәләтле, милли җанлы бала Кирилл турында язарга килгән идек. Ләйсән ханым бу талантлы баланың әнисе булып чыкты.

Ләйсән белән Александр Михайловлар балаларына татар телен өйрәтүне максат итеп куйганнар. Татарстанда гомер иткән һәр кешенең бурычы ул - ике телне белү, безнең очракта, балалар ике телне дә хөрмәт итәргә, үз тамырларын, үткәнен белеп үсәргә, татар милләтенә ихтирам белән карарга тиешләр, дип саный Михайловлар. Шуңа да, кызлары Камилә белән уллары Кириллны татар мохитендә тәрбияләр өчен, алар Совет районының 162нче балалар бакчасын сайлаганнар. Биредә сабыйлар кечкенәдән саф татарча сөйләшә, тәрбиячеләр балаларда милли горурлык хисе тәрбиялиләр.

162нче балалар бакчасында музыка җитәкчесе Ания Өметбаева сәләтле балаларны кечкенәдән күреп ала. Ул, Камиләнең вокал мөмкинлекләрен югары бәяләп, кызга киләчәген музыка белән бәйләргә киңәш итә. Михайловлар икесе дә - белгечлекләре буенча, инженер. Камиләнең беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгуы Камал театрында була. 4 яшьлек кыз «Зәңгәр шәл» спектаклендә катнаша. Театрның режиссеры Фәрит Бикчәнтәев аңа хезмәт хакын да түли әле. Күрәсең, бу Камилә өчен алга таба иҗат итәргә, камилләшергә ышаныч бирә, кыз музыка мәктәбенә укырга керә, фортепьянода уйный, җырлый, бии, Россия күләмендәге төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый, «Синяя птица» бәйгесендә Татарстан данын яклый, «Иволга» ансамблендә дә чыгышлар ясый. «Йолдызлык» фестивалендә дә уңышлар казана, хәтта федераль канал өчен реклама ролигында да төшәргә өлгергән.
Кирилл да апасыннан калышмый. Габдулла Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигырен образга кереп, сәнгатьле сөйләп, барыбызны да шаккатырды. «Зирәк бала» бөтенроссия бәйгесендә катнашып, иҗади мөмкинлекләре белән, күпләрне таң калдырган. Гомумән, кечкенәдән сәнгатькә гашыйк балалар. 3 яшьлек Кирилл­ның Нуриев фестивалендә опера арияләрен тын да алмый тыңлап утырганын, кызының 2 яшеннән үк татар спектакльләрен йотлыгып каравын сөйли Ләйсән ханым.

Ялның нәрсә икәнен белми дә Михайловлар. Һәр атна диярлек бәйгеләрдә, фестивальләрдә алар.
- Балаларның балачагы югалмыймы соң, - дип сорыйм әни­ләре Ләйсән ханымнан.
- Киресенчә, балалар сәләтләрен ача, юк‑барга вакытларын сарыф иткәнче, үзләрен иҗатка багышласалар, күпкә файдалырак бит. Иң мөһиме - бу аларга ошый, рәхәтлек бирә. Без балаларга бер шөгыльне дә көчләп такмыйбыз, алар барысын да кү­ңелләре кушканча, үзләре сайлый. Безнең өчен аларның ана телендә саф татарча җырлаулары, халык биюләрен үз итүләре, тәрбияле, акыллы, ярдәмчел, сәламәт балалар булып үсүләре кадерле, - ди Михайловлар.

«Бәйгеләрнең күбесе түләүле, талантлы балаларны барлау максатыннан уздырыла торган конкурс, фестивальләр бушлай булсын иде, анда сәләтле малай һәм кызларның күбесе катнаша алсын иде», - дип тә өсти Ләйсән ханым.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading