Утыз-кырык ел элек әти яки әни Казаннан күчтәнәч итеп карбыз алып кайта торган иде. Ул шикәрле-баллы ят җимешнең тәмле тәме бүген дә тел очында саклана.
Скопировать ссылку
Утыз-кырык ел элек әти яки әни Казаннан күчтәнәч итеп карбыз алып кайта торган иде. Ул шикәрле-баллы ят җимешнең тәмле тәме бүген дә тел очында саклана.
«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең бүлек җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ольга Фомичева әйткәнчә, август ае уртасы бакча культураларының өлгереп җиткән чоры санала икән. Казан шәһәре карбыз һәм кавын белән түбәләмә тулды: кибеттә дә, базарда да, урам чатында да һәм хәтта автомобиль трассалары читләрендә дә саталар әлеге көньяк җимешләрен.
- Бакча культуралары республикага Әстерхан, Волгоград өлкәләреннән китерелә. Казахстаннан 700 тонна карбыз кайтартылды. Бакча культуралары республика чигендә тикшерелә, әлегә нитратлы карбызлар һәм кавыннар булмады, - диде Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов.
- Карбыз белән кавынны гына түгел, алар астына түшәлгән саламны яки печәнне дә тикшерәбез. Республикада игенчелеккә зыян сала торган бөҗәкләр һәм төрле авырулар нәкъ менә саламга ияреп керә. Казанда кышкы чорда эре сәүдә үзәкләрендә сатыла торган карбызлар - күбесенчә Израильдән кайтартылган продукция, - диде Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенең бүлек җитәкчесе Сергей Әхмәтҗанов.
Комментарийлар