Әгәр исән булса, 16 августта мәшһүр композитор, иҗади мирасы татар профессиональ музыка сәнгатенең алтын фондын тәшкил иткән Рөстәм Яхинга 96 яшь тулган булыр иде.
Җәмәгатьчелек бу датаны бик зурлап билгеләп узды. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы скверда Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды.
Аһәңсазлар әнә шулай бер-берсен тарта: бүген Казан...
Әгәр исән булса, 16 августта мәшһүр композитор, иҗади мирасы татар профессиональ музыка сәнгатенең алтын фондын тәшкил иткән Рөстәм Яхинга 96 яшь тулган булыр иде.
Җәмәгатьчелек бу датаны бик зурлап билгеләп узды. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы скверда Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды.
Аһәңсазлар әнә шулай бер-берсен тарта: бүген Казан консерваториясе аңа нигез салган Нәҗип Җиһанов исемен, янәшәдәге концерт залы профессиональ татар музыкасына нигез салган Сәлих Сәйдәшев исемен йөртә. Хәзер инде аларның янәшәсенә бөтен дөньяга танылган композитор Рөстәм Яхин сын булып кайтты. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шәһәр мэры Илсур Метшин һәм республиканың күп санлы сәнгать әһелләре катнашты.
Бәйрәм бик тантаналы төстә республиканың Дәүләт камера хоры башкаруында Татарстан гимны белән башланып китте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек татар композиторы, ТАССРның халык артисты, Татарстан Республикасы гимны авторы Рөстәм Яхинның һәйкәле бик матур һәм үз урынында, дип белдерде, аны эшләгән, матур образ тудырган сынчыларга, тирә-юнен төзекләндергән архитекторларга рәхмәтләрен җиткерде.
- Рөстәм Яхин эшләгән, иҗат иткән консерватория каршында бик матур комплекс барлыкка килде. Бирегә шәһәр кунаклары да, казанлылар да килә ала, бу бик матур урын. Без Рөстәм Яхин әсәрләре белән һәрвакыт горурланачакбыз. Һәм тагын бер тапкыр үзебезне шушы вакыйга белән тәбриклисем килә, безгә бүген шундый форсат туды - башкалабыз олы бүләккә ия булды. Хәерле сәгатьтә булсын, эшләгән эшләребез уң булсын! - диде Президент.
Соңыннан үзара фикер алышканда Рөстәм Миңнеханов тагын бер матур фикерен җиткерде: биредә торымнан-торымга Рөстәм Яхин көйләре яңгырап торырга тиеш!
Россия Федерациясе һәм Татарстан композиторлар берлеге рәисе, Россиянең халык артисты Рәшит Кәлимуллин үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Баксаң, аның педагогы Борис Трубин Рөстәм Яхинда укыган булган икән. Шуңа да ул үзен аларның турыдан-туры дәвамчылары дип атый.
- Чыннан да Рөстәм Хаҗи улы гаҗәеп композитор, искиткеч кеше иде. Миңа аның белән аралашып яшәргә, өендә булырга туры килде. Ул үз музыкасы белән генә кызыксынып калмады, коллегаларының кайсы нәрсә эшләве, кемнең нәрсә язуы - барысы белән дә кызыксынып торды.
Педагогымның сөйләгәне булды: җырчыларның бөтенсоюз конкурсында бер тапкыр 40 катнашучының 38е Рөстәм Яхин әсәрен сайлаган булган. Композиторга моннан да кыйммәтрәк бәя булырга мөмкинме? - диде ул.
Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры, Россиянең халык артисты Рубин Абдуллин исә 400 җыр һәм романслар, татар музыкасы тарихында беренче тапкыр фортепиано һәм оркестр өчен концерт, 20дән артык пьесса, кантаталар, камера-инструменталь композицияләр иҗат иткән Рөстәм Яхинны бары тик үз гомерендә 500 әсәр язган Шуберт иҗаты белән генә чагыштырып була дип белдерде.
- Әлеге музыкантның, композиторның иҗаты шуның кадәр һәркемнең җанына якын. Аның исемен әйтүгә үк күңелгә ниндидер көй килә. Яхин җырлары республиканың визит карточкасы, кайда гына булсаң да: көнбатыш Европадамы, Америкадамы - аның әсәрләрен ишетергә була. Ул күптән инде, бөтенхалык композиторы, бөтендөнья композиторы, - дип Рөстәм Яхинның музыка дөньясындагы урынын тагын бер тапкыр ассызыклады.
Тантанада катнашкан кемгә генә мөрәҗәгать итсәң дә әле вакыйганың олылыгына басым ясады.
Австралиянең Аделаида шәһәреннән килгән Суфия Вәлиева да шундый тантанада катнашуына чиксез шат иде.
- Яхин романсларын яратып тыңлыйм. Тантана буласын телевизордан ишеткәч, бирегә ашкынып килдем. Татар халкының асыл балаларын шулай хатирәләп торган өчен Татарстанга бик зур рәхмәт, - ди ул да.
Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов та: "Биредә сүз берничек тә әлеге һәйкәлнең Рөстәм Яхинга ошау-ошамавы турында барырга тиеш түгел, монда хикмәт башкада: без бүген нәтиҗә өчен куанырга тиеш, юкса күп сүз сөйлибез, ә монда тормышка ашырлган эш өчен куанырга кирәк. Тагын бер асыл затыбызга һәйкәл куйдык", - диде. Һәм бу чыннан да шулай.
Композитор турында
* Рөстәм Яхин 1нче Казан балалар музыка мәктәбен бик кыска срокта тәмамлый. Укытучыларының киңәшен тотып, 1937 елда Мәскәүгә күчә, анда Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесында пианино классында укый, сугыш башлангач укуы өзелә. Казанга кайтып, Татарстан радиокомитетында пианист-концертмейстер булып эшли.
* Сугыш вакытында зенит-артиллерия дивизиясендә хезмәт итә. Аннан соң Мәскәү фронты һава оборонасы җыр һәм бию ансамбелендә пианист-аккомпаниатор (1942-1945) була. 1950 елда композиция һәм махсус фортепиано класслары буенча Мәскәү консерваториясен тәмамлый.
* 1950-1952 елларда Казан консерваториясендә укыта. 1948 елдан СССР Композиторлар берлеге әгъзасы. Күп тапкырлар РСФСР, ТАССР Композиторлар берлегенең идарә әгъзасы булып сайлана.
* 1993 елның 9 мартында Рөстәм Яхинның гомере өзелә. Казанның Яңа татар бистәсендәге татар зиратында җирләнгән.
* Һәйкәлнең авторлары - сынчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык рәссамы Асия Миннуллина һәм сынчы - Россия сәнгать академиясе әгъза-мөхбире, Россиянең атказанган рәссамы, профессор Андрей Балашов.
Архитектор - Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы, Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Герман Бакурин.
Һәйкәленең авторлары Асия Миннуллина һәм Андрей Балашов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар