16+

Күңел юанычы

Балтачының өе ачык та тишек, тәрәзә дә ишек, дип, белмим, кем генә әйткәндер. Кемгә-кемгә, тик бу сүз һич кенә дә Азнакай районының Кәкре Елга авылында гомер итеп, инде 80ен ваклап килүче Наил Сәлаховка ябыша алмый. Йорт-җире дә ныклы, эченә керсәң, кем әйтмешли, әйләнеп чыгарлык түгел. Гүрнәчәдәй йортның күрке булырлык һәр...

Күңел юанычы

Балтачының өе ачык та тишек, тәрәзә дә ишек, дип, белмим, кем генә әйткәндер. Кемгә-кемгә, тик бу сүз һич кенә дә Азнакай районының Кәкре Елга авылында гомер итеп, инде 80ен ваклап килүче Наил Сәлаховка ябыша алмый. Йорт-җире дә ныклы, эченә керсәң, кем әйтмешли, әйләнеп чыгарлык түгел. Гүрнәчәдәй йортның күрке булырлык һәр...

Балтачының өе ачык та тишек, тәрәзә дә ишек, дип, белмим, кем генә әйткәндер. Кемгә-кемгә, тик бу сүз һич кенә дә Азнакай районының Кәкре Елга авылында гомер итеп, инде 80ен ваклап килүче Наил Сәлаховка ябыша алмый. Йорт-җире дә ныклы, эченә керсәң, кем әйтмешли, әйләнеп чыгарлык түгел. Гүрнәчәдәй йортның күрке булырлык һәр нәрсәне үз кулы белән бар иткән оста Наил ага. Табак-савыт тирәсендәге бизәкле такталардан алып, бизәп-уеп эшләнгән өстәл, урындык, карават кына түгел, дивардагы агач сәгать тә аның иҗат җимеше. Бигрәк тә пенсиягә чыккач хирысланып китә ул агач эшенә. Хәер, элегрәк тә балта тотмаган кеше булмый үзе - атлап китүгә, тормыш көтә башлаган егет 20 яшьтә үк үзенә дип бура бурый. Нишләсен, тормыш яшьләй тәртә арасына кертә шул аны. Әтиләре Хәләфетдин сугышка киткәндә дүрт бала белән калган әниләренең итәгендә 3 айлык иң кечкенәсе шушы Наил була. 1942 елны әтиләренең үле хәбәре килә. Тырышып-тырмашып аякка басалар. Тракторчы һөнәрен үзләштерә, индустриаль-педагогия техникумын тәмамлый. «Җәлилнефть» идарәсендә механик, шофер булып эшли. Хатыны Роза апа белән бер кыз үстереп, югары белем бирәләр. Инде лаеклы ялга чыгуына да байтак вакыт үтеп бара Наил аганың. Ә ясаганда җанына ял, тормышына яшәү дәрте биргән эшләнмәләре чыннан да күргәзмәдән күргәзмәгә генә йөртерлек. Бурап эшләнгән сиртмәле коесы да, чуклап-чачаклап башкарылган арбасы да - иң абруйлы залларда күрсәтерлек затлы эшләр. Җитмәсә, батареяга эшли торган җил тегермәне уйлап тапкан әле. Канатлары белән җилне кочардай булып чын-чынлап эшләп утыруы анысының да.
- Кулыннан килмәгәне юк. Шкафларга кадәр үзенчә бизәп, үзгәртеп бетерде. Әле менә клуб алдына юкәдән үреп гөл савытлары ясап куйды. Заманында мәктәпкә дә бик файдасы тиде, - ди Наил абыйның ут күршесе, мәчет кибетендә эшләүче Фәния апа.
Эшләрендә сызымга һәвәслеге күренеп тора Наил аганың. Кыру станогын да үзе ясаган. Ә бу кадәр эксклюзив әйберләр тудыруның серен, һәрвакыттагыча тыйнак кына итеп: «Корал күп бит хәзер», - дип аңлатырга тырышты ул. Коралда гына булса икән хикмәт...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading