16+

«Кеше булдыңмы әллә?»

Авылдан чыгып китеп, бераз вакыттан шәһәрдән кайткан кешеләргә карата әйтелгән мондый сүзләрне күпләребезнең ишеткәне бардыр.

«Кеше булдыңмы әллә?»

Авылдан чыгып китеп, бераз вакыттан шәһәрдән кайткан кешеләргә карата әйтелгән мондый сүзләрне күпләребезнең ишеткәне бардыр.

Андыйларның инде тәннәре агарган, прическасы, киеме үзгәргән була. Ә иң кызыгы – әле кайчан гына шушы авылга гына хас сөйләме башкача. Кемдер зыялы булып кылана, бәгъзеләрнең телләренә «пацаннар» сүзләре килеп керә, кайберләре инде сөйләмен рус сүзләре белән чүпли.

Татарстан Президенты каршында татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссия төзү, бер яктан, соңарган гамәл дә кебек. Шәхсән үзем үстерү ягына басым ясап, саклау турындагы өлешен төшереп калырга кирәкмиме икән дип тә уйлап куйдым. Ләкин «кеше булдыңмы әллә?» дигән сүзләр искә төшеп, сакларга кирәклеге дә ачыклана икән шул.
Җитмәсә, бүгенге вазгыятьтә телебез, татар телле әдәбиятыбыз, сәнгатебез глобализациягә сылтама белән эреп юкка чыгып барган бер мәлдә, комиссия төзелү чыннан да актуаль икәнлеген аңлыйм. Чит-ят элементлардан
гына түгел, басып алулардан, туган телеңдә укытуны тыюлардан да сакланырга кирәк шул. Бар да кешенең үзеннән генә тора дигән сүзләр дә хәзер ничектер башкачарак яңгырый. Ярый, өеңдә сөйләшәсең ди туган телеңдә,
балаларыңда лөгатебезгә карата мәхәббәт, хөрмәт тә уяттың, ди.

Ләкин... Ләкин гаилә зонасыннан чыгып китүгә үк, рус телле мохиткә эләккәч, автомат рәвештә шул ук телдә
сөйләшә башлавыңны сизми дә каласың шул. Бүгенге шартларда телебезне саклау һәм үстерүдә хөкүмәт ярдәме кирәклеге дә бу комиссиянең оештырылуы дөрес адым булды дип санарга этәрә. Җитәкчеләр тәртип
куйса, җәмгыять аңа буйсыначак. Беренче чиратта, татар кешесе үзе. Чөнки татар теленең саклануы нәкъ менә татарның үзеннән тора. Башкалар безгә ярдәм итәр дип көтеп утырып булмый. Кирәкми дә. Әлеге комиссия тулы көчкә эшләр, аның эшчәнлегенә бөтен татар матбугаты, татар театрлары, артистлары, укытучылары – бар да ярдәм итәргә бурычлы. Актив эшчәнлек өчен һәрдаим очрашулар, сөйләшүләр һәм гамәлләр кирәк. Комиссия әгъзаларының һәрберсе үзе бер челтәр булдыра ала. Бер-берсеннән үрелгән челтәр, ахыр чиктә, шул милләт була инде.

Димәк, бу эшкә милләт үзе кушылырга тиеш! «Татар булдыңмы әллә?» Бу гыйбарә күңелгә якынрак төсле...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading