16+

Кешегә кое казы!

«Үз гомеремдә 500ләп кое казыдым», - дип шаккатырды Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Госман абый Вәлитов. Лаеклы ялга чыкса да, яраткан шөгыле - кое казудан туктамаган әле ул. «Эшкә чыккач, рәхәтләнеп китәм, кешегә хәрәкәт кирәк», - ди үзе. 500 кое да чик түгел әле, димәк.

Кешегә кое казы!

«Үз гомеремдә 500ләп кое казыдым», - дип шаккатырды Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Госман абый Вәлитов. Лаеклы ялга чыкса да, яраткан шөгыле - кое казудан туктамаган әле ул. «Эшкә чыккач, рәхәтләнеп китәм, кешегә хәрәкәт кирәк», - ди үзе. 500 кое да чик түгел әле, димәк.

Һәркемнең өенә су кергән бүгенге заманда кое кирәк тә түгел кебек. Баксаң, киресенчә, шәхси хуҗалыкларда кое казытучылар арта бара икән. Кайберәүләр - су бетсә дип, кемдер - ата-бабасы истәлеге итеп, икенчеләре мал-туарга су эчерер өчен дип казыта. Коедан торба сузып, өенә су кертүчеләр дә бар.
Су кайдан чыкса, коены шунда казыйлар, диме әле халык мәкале. «Сулы урынны күңел сизә», - ди Госман абый. Казлар кунак­ларга ярата торган урын кое өчен уңышлы санала, дип тә әйтәләр икән. Казыганда, гадәттә, 7-8 метрдан су бәреп чыга. Хәер, төрле урын бар.
- Иң тирән кое 28 метр тирәнлектә булды. 1х1 метр киңлектәге коены дүрт кеше бер атна казыдык, моны тугыз катлы йорт биеклеге белән чагыштырырга була, - ди Госман абый.

Су чыгасын сизә башлагач, эшчеләр өстән очлы борау төшерәләр. Кое нык булсын өчен, бурасын кирпечтән өяләр, ә аскы якка туфрак ишелмәсен өчен, тимер торба урнаштыралар. Апас, Кайбыч якларында сиртмәле коелар күбрәк кулланылса, Яшел Үзән районында барабанлы, чылбырлы коеларны еш ясаталар икән. Бер кое казыту уртача 35 мең сумнарга төшә. Коены көрәк белән казыйлар. Бу эштә иң куркынычы - өстән җир ишелү, балчык тулы чиләкне алып торган кешенең игътибарсызлыгы, коега төшерелгән арканның ныклы булмавы. Берсендә коедан күтәрелгәндә трос өзелеп китеп, Госман абый үзе дә умыртка баганасын имгәткән булган.
Әңгәмәдәшем тумышы белән Норлаттан ерак түгел урнашкан Бакырчы авылыннан. Госман абыйны хатирәләр, яшьлек еллары туган авылы урамнарына алып кайта.
- Әтием Фатыйх - сугыш ветераны. Яу кырыннан яраланып кайткан иде. Соңгы көннәренә кадәр бер аягында ядрә кыйпылчыгы йөртте. Кое казырга да аннан өйрәндем. 1976 елны хәрби хезмәттән кайткач, әти белән күрше авылларга эшкә чыгып киттек. Күпме кешегә йортлар салдык, кое­лар казыдык, - ди Госман абый.
Балта эшенә осталык, агачтан төрле могҗизалар тудыру сәләте дә әтисеннән күчкән.

Вәлитовлар җиде бала үсә. Әниләре Хәлимә апаны аеруча яратып, сагынып искә ала әңгәмәдәшем. Көтмәгәндә бакыйлыкка күчкән, аяныч төстә гомере өзелгән әнисе турында сөйләгәндә күзләре яшьләнә, тамагына төер тыгыла. Хәлимә әби 91 яшендә, әле җир җимертеп йөргән җиреннән, иске базга егылып төшеп, шунда җыелган суга батып үлә.
- Туган йортка кайткан саен, башта тәрәзәгә күз салам. Әнинең яраннары бүген дә шау чәчәктә. Шөкер, әти-әнием йортында утлар сүнми, төп нигезне саклау­чы абыем Габдулла бар, - дип сөенә Госман абый.

Борынгылар, коега төкермә, телеңә төер чыгар, дип, коеларны кадерләп, саклап тотканнар, хәтта аларны күмәргә дә ярамаган. Кое казу исә дин буенча да саваплы гамәл булып санала. Бу һөнәр ияләре юк диярлек бүген.

- Үз гомеремдә 500дән артык кое казып, бары икесендә генә су чыкмады. Эшнең үз җае, рәте бар. Дәвамчыларым булсын иде дип хыялланам. Кияүләремә белгәннәремне өйрәтәм. Кое, су, чишмә - Аллаһы Тәгалә нигъмәтләре. Шуңа да халык аларга сак карасын, сулыкларның кадерен белсен иде, - ди Госман Вәлитов.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading