16+

Халыкара бәхет көне белән сезне!

2012 елда БМО 20 мартны Халыкара бәхет көне дип игълан итте (International Day of Happiness).

2012 елда БМО 20 мартны Халыкара бәхет көне дип игълан итте (International Day of Happiness).

Бу, беренче чиратта, тормышта бәхетнең мөһимлеген тану һәм сөенечкә омтылу - безнең планетаның барлык кешеләре өчен уртак хис булып тора дигән идеяне хуплау максатыннан эшләнелгән.
Шулай ук, әлеге көнне гамәлгә куючылар фикеренчә, бүгенге бәйрәм - кешелекнең төп максатларының берсе булуын күрсәтергә тиеш. Бәйрәмгә нигез салучылар әлеге бәйрәмне билгеләп үтеп,  планетабызның һәр почмагында яшәүче кешеләре дә бәхеткә бертигез хокуклы булуларын күрсәтергә тели.

Бәхет күренеше фәлсәфә, этика, психология, шулай ук дин гыйлеме кебек фәннәрдә өйрәнелә.

Физиологлар шатлык хисен "бәхетнең гормоннары" - эндорфиннар, серотонин һәм дофамин белән тыгыз бәйләнештә өйрәнәләр.

Меңнәрчә еллар дәвамында бәхет темасы шагыйрьләргә, рәссамнарга, музыкантларга, артистларга иҗади киңлек, күтәрелеш бирә.

Бәхетнең төсе итеп, галимнәр сары төсне атыйлар.

Һәркем дә бәхет, шатлыкны үзенчә аңлый. тоя, кемдер акча тели, кемгәдер гаилә бәхете кирәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading