Җәмәгать, уйлап-уйлап торам да, тагын бер уйлап куям әле мин. Без хатын-кызларны саклый белмәдек һәм белмәбез дә ахырысы.
Австралиядәге бер ир әсәртәсе Шейнберг ханымнан 37 бала таптырган, әнә. Көмәнләвенең дүртесендә – дүрт игезәк, җидесендә – өчәр игезәк булган ди, мин сиңа әйтим. Бу газаплауга кеше түзәме соң? Шейнберг ханым 58 яшендә җан-тәслим кылган, бичаракаем. Ирен әйтәм, җирбит, кабат яшь хатынга өйләнеп анысыннан да унсигез бала китерткән. Ай-йай нәфсе кешедә.
Бу мәсьәләдә мин үзем бик нәзәкәтле. Хәләл җефетемне атнага бер мәртәбә генә кочаклыйм. Кайбер әдәпсез ирләр кебек көнгә ике-өч тапкыр тынгысызларга базмыйм. Хатын-кыз түземле һәм сабыр дисәләр дә, барыбер җан иясе, ләбаса. Тынычлап ял итсен. Хатыным татлы йокысыннан уянып китеп, төрле бозык уй-теләкләргә бирелмәсен өчен, чапалак белән чебеннәрне куалап торам әле, хәтта.
Элегрәк гүзәл затларыбызның урамнарда авыр-авыр сумкалар күтәренеп йөрүләренә бик эчем поша иде. Рәхмәт конструкторларыбызга, кечкенә арба уйлап чыгардылар. Хәзер хатын-кызларыбыз куанышып, дыңгыр-дыңгыр арба тартып йөриләр. Ишегалларын һәм скверларны кардан чистартуда эшләүче хатын-кызларны кызганам. Нигә инде көрәкләрнең җиңелрәген уйлап чыгармаска шуларга.
Сәркатиб кызларны да кызганам. Бер бит кәгазь тотып, кыска гына итәкләрдә чәкел-чөкел атлап, коридор буйлап китәләр атлап. Гозерләре белән килгән мәхлүкләр ач бүреләрдәй карап калалар тегеләргә. Көн саен шундый майлы карашларны тоеп яшәү сәламәтлекләренә бик зарарлыдыр, мәгәр.
Хатын-кызларны кайгыртуда төрле үзенчәлекле алымнарны кулланырга тәкъдим итәм, җәмәгать. Мәсәлән, бер хатын-кыз урамда авыр сумкалар күтәренеп бара, ди. Берүк булыша күрмәгез, күтәрсен-сәламәтрәк булыр. Автобусларда, трамвай һәм троллейбулсларда да хатын-кызга урын да, юл да бирмәгез. Этелеп-төртелеп керсеннәр, басып барсыннар-парижанкалар шикелле сылуланып китәр гәүдәләре. Шөкер, Казандагы җәмәгать транспорты автобусларында матур гына гадәткә кереп бара бу күренеш. Хатын-кызлар автобусларга этенеп-кысылып керәләр, тукталышларда янә этенеп-кысылып чыгалар. Афәрин, яшьләрнең күбесе урын бирү турында уйламый да.
Кытайдан бер кыз Казанга яңарак килгән, ахырысы. Безнең автобуслардагы иртәнге һәм кичке мәшхәрне белеп бетерми әле. Күзләрен челт-мелт китереп, халык боткасы кайнавына карап тора. Салонда бөтен кеше юл биреп, автобус ишегенә иркенләп барырмын, дип уйлаган бугай. Көньяк илләрнең берсеннән кондуктор булып эшләүче егет кытай кызын иңнәреннән тотып, ишеккә этәрмәсә, тукталышын узып китәчәк иде, бичара.
Җәмәгать транспортында йөри торган әбиләрнең һәм хатыннарның барысына да ГТО билгесе тапшырып чыгарга кирәк. Алар сикереп менү, сикереп төшү, автобуска өлгерергә теләп йөгерү, халык арасыннан тыгылып узу, авырлык күтәрү буенча ГТО нормативларын көненә кимендә ике мәртәбә “отлично”га тапшыралар.
Хатын-кызларны артык иркәли һәм үсендерә күрмәгез. Гүзәл затлар иркәләгән саен азына, үсендергән саен “мин-бөек” дип саташа башлый. Европада, әнә, хатын-кызлар ил җитәкчелегенә күтәрелеп бетте. Хәзер шулар сугыш әтәчләре кебек Россиягә карап кычкыра. Әтәчнең кикриген шиңдерергә мөмкиннәр икәнлеген белмиләр алар.
Хатын-кызларга эш артыннан эшне өеп кенә торырга кирәк. Без дөнья йөген тартып барабыз, дип яшәсеннәр куанып.
Шаяруларны читкә куеп, җитди генә әйткәндә, хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр хөрмәтнең һәм кайгыртуның иң зурына лаек затлар инде алар.
Фото: https://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар