16+

Хатын-кызлар үз кашларын кырып, аның урынына тычкан тиресеннән ясалган ясалма каш куйганнар...

Хатынының чынлыкта макияж ярдәмендә генә матур булуын белеп алган ире аның белән аерылышырга хокуклы...

Хатын-кызлар үз кашларын кырып, аның урынына тычкан тиресеннән ясалган ясалма каш куйганнар...

Хатынының чынлыкта макияж ярдәмендә генә матур булуын белеп алган ире аның белән аерылышырга хокуклы...

Кызлар, сез белә идегезме кашны авыр кайгы кичерү уңаеннан гына йолкуларын? Борынгы Мисырда мәчеләре үлү кайгысыннан каш йолку гадәте булган. Аны теге дөньяга бөтен гаиләләре белән ефәк тукымага төреп озатканнар. Аны күмеп кайткач, барысы да кашларын йолкып аткан. Урамда кашы йолкынган кешене күреп, кайгыларын уртаклашканнар.

Бер елга хатын-кызлар 2,5 тюбик иннек ашый икән. Әмма борчылырга кирәкми: иннекнең калориясе 100 граммга нибары 8 генә.  

Тырнак үстерү исә аристократизм билгесе ди. Кытайда бай гаиләдә үскә кызлар шуның белән йорт эшләреннән азат булулары белән мактанган.

Франкфурт-на-Майне сенат үз вакытында сәер указ чыгарган. Хатынының чынлыкта макияж ярдәмендә генә матур булуын белеп алган ире аның белән аерылышырга хокуклы булган. Монда, мөгаен, сүз туй алдыннан бизәнү турында барадыр.

Монысы бигрәк куркыныч факт – 18 гасырда Европада модага киң һәм куе кашлар модага керә. Хатын-кызлар үз кашларын кырып атып, аның урынына тычкан тиресеннән ясалган ясалма каш куйганнар.

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading