Җиңү паркында авыр сугыш кораллары, техникасы - барысы да ачык һавадагы музей сыман. Монда сугыш чоры техникасы байтак. Алар арасында танклар, очкычлар, танкларга каршы артиллерия, «Катюша»лар... Боларның барысын да заманча хәрби техника тулыландырып тора.
Паркта аллеялар да хәрби тематикага багышланган. Мәсәлән, хәрби диңгезчеләр аллеясы. Анда сугыш вакытында һәлак булган диңгезчеләргә монумент куелган. Толлар һәм хәрби солдат аналары юлында Солдат Анасы һәйкәле тора. Анда һәрвакыт чәчәкләр салынган була.
Җиңү паркы килгән кунакларга төрле ял итү чаралары да тәкъдим итә. Аккумулятор белән эшли торган локомотив, бертөркем балаларны вагоннарга утыртып, парк буйлап йөртә. Балалар шул рәвешле парктагы хәрби техниканы өйрәнә. Җәй көннәрендә кечкенә балалар пониларга да атланып йөриләр.
Җиңү паркы тәүлек буе эшли, керү ирекле, түләүсез. Парк эчендәрәк күл бар. Көннәр җылына башлагач, анда прокатка катамаран алырга да була. Җәй көне монда аеруча матур: кунакларның кайберләре күлдәге үрдәкләргә ипи ашата, яр буенда кармак салып, балыкчылар утыра. Тир эшләп тора, балалар батутларда сикерә. Һава тутырылган резин таучыклардан шуучылар да өзелеп тормый. Тренажерлар белән җиһазландырылган балалар мәйданчыклары да була. Өйләреннән самокат, роликлы тимераяклар алып килеп шуып йөрүчеләр дә җитәрлек монда. Утырып ял итим дисәң, торымнан-торымга куелган заманча ясалган эскәмияләр дә җитәрлек.
Комментарийлар