16+

Китәсе бар, нәкъ Туфан абый әйткәнчә, ә чумадан буш

Без үскәндә безнең урамда Мәхүб әби бар иде. Ул гел әйтә торган булган: «Туу – бер, үлү – бер, гомер – башка».

Китәсе бар, нәкъ Туфан абый әйткәнчә, ә чумадан буш

Без үскәндә безнең урамда Мәхүб әби бар иде. Ул гел әйтә торган булган: «Туу – бер, үлү – бер, гомер – башка».

Әйе, һәркем үзенә бирелгән гомер юлын, язмыш юлын үзе үтә.

Күңел белән авылымның һәр өенә кагылып узам, шуның кадәр якын миңа ул, шул чаклы газиз, хәер, һәркемгә дә үз авылы бик кадерледер инде, миңа гына түгел. 

Һәр өйгә кагылып узам, хәтер җебем белән. Буш өйләр күпме, догасыз нигезләр. Дога эзләп кайтучылар күпмедер? Гомер үткән саен, үткәннәр сагындыра, гомер йомгагы чорналып бетеп бара. Китәсе бар, нәкъ Туфан абый әйткәнчә, ә чумадан буш. Безнең заманда урамыбызда Бибинурттә бар иде. Хөстин Бибинуры, кечкенә генә карчык, бәлки ул әле бик карт та булмагандыр, авыр дөнья, хәерчелек баскандыр аны бәлки, башын җиргә идергәндер.

Менә шул Бибинурттәгә гел аптырап карап кала идем, сары чәчле кыз бала булып урамда уйнап йөргәндә. Ул гел урам уртасыннан йә таш, йә бер пыяла кисәге алып, койма кырыена илтеп куеп калдыра иде. Элек бит бала-чаганың бөтенесе урамда һәм ялантәпи иде, аякка пыяла керүләр әй күп була иде шул. Бәлки безнең урам бала-чагасы аягыннан пыяла алганда җир үкереп елап, аннары аягы төзәлгәнче тәрәзәдән генә дус-ишләренең урамда уйнаганына кызыгып сәкедә утырмагандыр.

Урамнан кеше генә йөрми, көтү дә үтә, менә шул урам уртасындагы таш йә пыяла сыерның тояк арасына керсә, сыерың бик озак вакытлар аксап йөри инде, тояк арасындагы таш яки пыяланы алып, тоякны майлап, бәйләп куйганчы. Аннары инде, аягы төзәлгәнче, көтүдән калып өйдә ята. Ул заманда, бригадир яки агроном күргәнче кача-поса басу кырыеннан, капчыклап җыеп-киптереп, сыерына кыш чыгарлык печән әзерләгән авыл кешесенә көтүгә йөрисе сыеры өйдә ашап яту бик җиңелдән булмагандыр инде.

Еллар узгач, мин кешеләрнең йөри торган юлларыннан таш-пыяланы алып кую бик зур изгелек икәнен белдем. Бибинурттә "чумаданын" шул изгелекләр белән дә тутыргандыр ул.

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading