16+

"Композит материалның ни икәнен студент та, өйдә утыручы әби дә белергә тиеш"

Бу көннәрдә Казан чираттагы, әле үзе өчен яңа булган композит материаллар буенча беренче дөнья чемпионатын кабул итте. 26-29 октябрь көннәрендә «Олимп» спорт комплексында Россия, Белоруссия, Казахстан, Кытай, Һиндстан, Германия, Мьянмы, Италиядән килгән югары уку йорты студентлары һәм яшь белгечләр һөнәри осталыкларын сынады.

"Композит материалның ни икәнен студент та, өйдә утыручы әби дә белергә тиеш"

Бу көннәрдә Казан чираттагы, әле үзе өчен яңа булган композит материаллар буенча беренче дөнья чемпионатын кабул итте. 26-29 октябрь көннәрендә «Олимп» спорт комплексында Россия, Белоруссия, Казахстан, Кытай, Һиндстан, Германия, Мьянмы, Италиядән килгән югары уку йорты студентлары һәм яшь белгечләр һөнәри осталыкларын сынады.

XX гасырны - металлар һәм эретмәләр чоры, XIX гасырны композитлар дәвере дип йөртәләр. Көнкүрешкә композит материаллар авиатөзелеш һәм космос өлкәләреннән килеп кергән. Хәзер исә алар тормышыбызның алыштыргысыз бер өлеше. Ике яки берничә материалны кушкач килеп чыккан яңа катнашманы композит материал диләр. Пластик чаңгы, хоккей кәшәкәсе, фанерны композит материалга кертеп була. Ә иң борынгы композит материал булып булат санала. Ул корыч белән тимерне кушкач килеп чыга. Композит гади материалдан чыдамрак һәм озын гомерле була. Агачка караганда, пластик чаңгының чыдамлырак булуы бәхәссез.
Чемпионат берничә этапта булды. 26-28 октябрь көннәрендә композит технологияләр буенча икенче бөтенроссия ярышлары узды. Быел ул «WorldSkills»форматына туры китереп эшләнде. Ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән 16 команда бар иде. Биредә алар барлык таләпләргә туры китереп, өч-дүрт сәгать эчендә Татарстанда җитештерелә торган «АНСАТ» вертолеты капотының люгын ясарга тиешләр иде.
«СТЕКЛОНиТ» оешмасы техник директоры Анна Иванова ярышка Уфа белән Тверь өлкәсендә урнашкан заводларда эшләүче хезмәткәрләрен алып килгән.
- Безнең максат бу продуктны массаларга чыгару. Студенттан алып, өйдә утыручы пенсионер әбигә кадәр композит материалның ни икәнен белергә тиеш. Бу өлкәдә без инде 1956 елдан бирле эшлибез. Тәҗрибәбез халыкара дәрәҗәгә күтәрелергә ярдәм итәчәгенә өметләр баглыйбыз, - диде Анна Иванова.
Россия этабын узган өч җиңүче үз көчен янәдән 29 октябрьдә «Ак Барс» көрәш сараенда сынап карый алачак. Биредә инде конкурсантлар квадрокопер корпусы ясап карый.
- Чемпионат эшче һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан оештырыла. Композит материаллар фәнни-техник прогрессның алдынгы юнәлешләренең берсе. Республиканың бу өлкәдә киләчәге өметле. Инде хәзердән без бары тик югары дәрәҗәдәге продукция генә җитештерәбез. Башка илләр белән ярыша алсын өчен, безгә югары дәрәҗәле белгечләр тәрбияләргә кирәк. Татарстан бу яктан да алдынгы рәтләрдә - без авиатөзелеш шәһәре, безнең «КАИ­композит»ыбыз бар, - диде Татарстанның сәнагәть һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.
2019 елда Казан Бөтендөнья эшче һөнәрләр чемпионатын кабул итәргә җыена. Композит материаллар буенча халыкара чемпионат әлеге зур вакыйгага әзерлек булып тора. Чөнки дөнья чемпионатында оештыручы як буларак, Россиянең яңа компетенция кертү хокукы бар. Оештыручылар да «WorldSkills»ның бер сынавы композит материаллар булачак, ди. Димәк, бу көннәрдә Россия халыкара этабын узган яшьләрнең ил җыелма командасына эләгү мөмкинлеге бар.
Дөньякүләм композитлар базарында Россия сәнәгате бары тик бер процентны гына алып тора. Ләкин белгечләр моны яхшыга юрый. Бигрәк тә бу өлкә­дә Татарстанның киләчәге бар, диләр.
- Россия дөнья базарында иң яхшы егерме ил рәтендә тора. Үзгәртеп кору чорында без күп кенә предприятиеләрне югалттык, ләкин хәзер аягыбызда нык басып торабыз. Бу безнең өчен бик мөһим чемпионат. Ул бездә фәнне, сәнәгатьне тагын да үстерергә ярдәм итәчәк. Соңгы елларда композит материаллар халык кулланышына да керә башлады. Суднолар төзү, энергетика, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрен аннан башка күз алдына китереп булмый. Безнең инициативаны күтәреп алган өчен Татарстанга зур рәхмәтемне белдерәм. Республика чемпионат уза торган мәйданчык кына түгел, ул безнең хезмәттәш, яңа идеяларга илһамландыручы да. Казанны юкка сайламадык: ул - авиация башкаласы, сездә техник вузлар күп, - диде Россия композитлары инженер үзәге директоры Владимир Нелюб.
Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү-техник университеты (КАИ) өчен дә бу бик зур тәҗрибә, дип ассызыклады уку йорты ректоры Альберт Гыйльметдинов.
- Университетта да без бу өлкәне актив үстерәбез. Чемпионат тагын бер импульс булачак, белем бирүне яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк, - диде ул.
Чемпионатның өченче өлеше «Junior composite batle» балалар өчен оештырыла. Монда катнашу өчен бу өлкәдә әле «яшел» саналган биш команда тупланды. Шулай ук чемпионат кысаларында «Икътисадның төп секторларына авиатөзелеш-космик технологияләрне күчерү» дигән темага зур халыкара конференция узды. Биредә «Казан вертолет заводы», «Рускомпозит», «Технология» Carbon Studio, Umatex ширкәтләренең композит материаллар җитештерү өлкәсендә казанышлары бер күргәзмәдә тупланачак.
Чемпионатны теләге булган һәркем күзәтә алды.
Бәйгене Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү-техник университеты (КАИ) оештырды. Бу уку йортлары ­Россиядә композит технологияләр буенча белем бирүче лидерлар булып санала. Җиңүчеләргә кубок, кыйммәтле бүләкләр һәм Россия символы булган матрешкалар тапшырачак­лар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading