16+

Коронавируска каршы кара борыч

Кара борычның кайбер элементлары коронавируска каршы торырга ярдәм итә икән. Галимнәр шундый ачыш ясаган.

Коронавируска каршы кара борыч

Кара борычның кайбер элементлары коронавируска каршы торырга ярдәм итә икән. Галимнәр шундый ачыш ясаган.

Кара борычның пиперин атлы матдәсе коронавирус таралуга каршы торырга сәләтле, ди алар. Дөрес, аш кайнату системасында кыенлыклар булган кешеләр өчен бу зыян да салуы ихтимал.

Хәтерлисезме, коронавирус әле яңа тарала гына башлаган чорда, кибетләрдә лимон белән имбирь юкка чыкты. Һава температурасы түбәнәя башлагач, һәм әлбәттә инде бер ел диңгез күрми интеккән адәмнәр җылы якларда булып кайтканнан соң ковидлылар саны яшен тизлеге белән арта. Имбирь тагын күренми башлады бит! Кара борыч та бетеп китмәсә ярый инде!

Коронавирус, дигәннән. Киләсе елга кулланучылар кәрзинендә вируска бәйле яңа продукцияләр барлыкка килергә мөмкин, дип яза “Известия” газетасы. Төгәлрәк алганда, исемлеккә өслекләргә дезинфекция ясау өчен кулланыла торган сыекчалар, антисептиклар керү ихтималы бар. Кызганыч, битлекләрне кәрзингә “салырга” уйламыйлар. Алайса аларның да бәясе бер генә дә кимеми бит. Пандемия башында хәтта 500 сумга бер тапкыр киелә торган битлекләр сатучылар бар иде. Шөкер, хәзер бу аксессуар арзанрак инде үзе. Әле кайберәүләр ике сәгатьтән соң алыштырылырга тиешле битлекне юып кияргә дә өйрәнгән.
Ни генә булмасын, үзегезне саклагыз! Борычка гына ышанып булмый...

Лилия ЛОКМАНОВА.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading