16+

Кыш Бабай: «Газета-журналларга язылыгыз, бу матур гадәтне кайтарырга кирәк!»

- Менә бит сез кайда икәнсез! Яңа ел белән, дуслар! Яңа ел барыбызга да бәхет-шатлык алып килсен! - "ТАТМЕДИА"нең холлына керә-керешкә үк әнә шулай бер-бер артлы теләкләрен җиткерде Кыш Бабай.

Кыш Бабай: «Газета-журналларга язылыгыз, бу матур гадәтне кайтарырга кирәк!»

- Менә бит сез кайда икәнсез! Яңа ел белән, дуслар! Яңа ел барыбызга да бәхет-шатлык алып килсен! - "ТАТМЕДИА"нең холлына керә-керешкә үк әнә шулай бер-бер артлы теләкләрен җиткерде Кыш Бабай.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин кунакны түргә - хикмәтле чыршы янына алып килде. Бу чыршының хикмәте шунда, "Әбунә бүләк ит" акциясе барышында аңа эленгән һәр уенчык - әлеге проектта катнашучыларның игелекле гамәлләренә дәлил булып тора. Ягъни, акциядә катнашкан һәркем республиканың балалар йортларын, картлар йортларын газета-журналларга яздырды һәм әлбәттә инде култамгасын куеп, чыршыга үз уенчыгын элә барды. Бу чыршыны бизәүдә кемнәр генә катнашмаган: Татарстан дәүләт советы депутатлары да, район һәм шәһәр башлыклары да; Татарстанның премьер-министр урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов; Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльвира Зарипова; Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева; Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтаев; Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры Александр Сладковский; Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солистлары; татар эстрадасы йолдызлары; дизайнер Надежда Әюпова; Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина; Төркия Респубикасының Татарстандагы илчесе Турхан Дильмач һәм башкалар. Шулай итеп, кичә әлеге матур башангычка Кыш Бабай да үз өлешен кертте. Ул Казанның 11нче интернат-мәктәбен "Салават күпере", "Ялкын", "Сабантуй" журналларына яздырды.

- Безнең балалар журналлар укырга, андагы рәсемнәрне карарга бик яраталар. Журналларның ике дәүләт телендә чыгуы да бик мөһим. Хәзер без татар телен дә яхшырак өйрәнә алачакбыз, үзебезнең республиканың тарихын да ныграк беләчәкбез,- дип рәхмәтләрен белдерде 11нче мәктәп-интернатның директоры Светлана Полякова Кыш Бабай бүләкләрен кабул итеп.

- Менә дөрес әйтә, ай рәхмәт! Афәрин! - дип татарчага күчте Кыш Бабай да. - Иң яхшы бүләк газета-журнал! Бөтенегезгә әйтәм: газета-журналларга язылыгыз!Бу матур гадәтне кайтарырга кирәк!

Журналларга өстәп, «Татмедиа» балаларга Кыш Бабай исеменнән махсус Яңа ел күчтәнәчләре дә әзерләнгән булып чыкты.



Шулай итеп, Кыш Бабай 10 ноябрьдә старт алган "Әбунә бүләк ит" акциясенә нокта куйды.

- 2017 елның беренче ярты еллыгына "Татмедиа" басмаларына язылу кампаниясе барышында без бик күп акцияләр уздырдык. Бик күп кешеләрне җәлеп иттек. Бу эштә Дәүләт советы депутатлары да, министрлар да, җәмәгать эшлеклеләре дә читтә калмады. Тулы коллективлары белән килеп язылучылар да булды. Быел без "Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр" акциясен дә дәвам иттек. Язылу кампаниясе Яңа ел алдына туры килгәнлектән, "Әбунә бүләк ит" акциясен башап җибәрдек. Бүген инде зур ышаныч белән әлеге акция уңышлы узды дип әйтә алабыз. Без бу акциядә катнашучыларның һәркайсына рәхмәтлебез. Алдагы ярты елда бүләккә газета-журналлар алучылар да үзләрен яздыручыларны, һичшиксез, рәхмәт хисләре белән искә алырлар, - диде Андрей Кузьмин.

2017 елның беренче ярты еллыгына газета-журналларга язылуның нәтиҗәләре гыйнвар урталарына билгеле булачак, дип белдерде Андрей Кузьмин.

- Якынча мәгълуматларга караганда, 2017 елның беренче ярты еллыгына газета-журналларга язылу 2016 ел дәрәҗәсендә бара. Шуңа да без күрсәткечләрнең артык кимүен көтмибез, - диде ул.

Реклама

Фото: intertat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading