Менә син нинди икән, Пекин!
Соңгы елда Кытайны «дөнья могҗизасы» дип атый башладылар. Бу илнең икътисади, мәгариф өлкәсендәге уңышлары зур кызыксыну уята. Һәм бу үсешнең асылында мәгариф системасының да роле зур икән. КФУның Конфуций институты инициативасы белән, быелның мартында без, Казан шәhәре мәктәпләренең бер төркем директорлары, Кытай халык республикасының мәгариф...
Менә син нинди икән, Пекин!
Соңгы елда Кытайны «дөнья могҗизасы» дип атый башладылар. Бу илнең икътисади, мәгариф өлкәсендәге уңышлары зур кызыксыну уята. Һәм бу үсешнең асылында мәгариф системасының да роле зур икән. КФУның Конфуций институты инициативасы белән, быелның мартында без, Казан шәhәре мәктәпләренең бер төркем директорлары, Кытай халык республикасының мәгариф системасын өйрәнү максатында, Пекинга юл алдык.
26 млн.нан артык халкы булган, 292 км. га сузылган төнге Пекин безне чәчәк атып утыручы магнолия, персик, абрикос, аждаһа тырнаклары сыман тырпаеп торган ялан ботаклы софора агачлары, күккә үрелгән балкып торучы күпкатлы йортлары белән каршы алды.
Пекиндагы кызыклы экскурсия вакытында халыкның яраткан ял итү урынына, паркка әйләнгән Императорның Күк храмы, Күк йөзе Храмы җәйге бакчасы белән таныштык. Бер мәйданда, нәкъ күкнең уртасы дип билгеләнгән урында, Император халкы өчен гыйбадәт кыла, теләк тели торган булган. Без дә шунда басып, илебезгә тынычлык теләдек.
Бу паркта, 150 еллык агачлар белән бергә, 600 еллык кипарислар үсеп утыра. Храмнарның түбәләре чит-читләре өскә күтәрелгән көяз эшләпә формасында ясалган. Корбан итү Храмында Император үзенә теләк теләгән. Бу паркта халыкның, туристларның артык күп булуы шаккатырды. 728 метрга сузылган һәм түшәмендә бер-берсен кабатламый торган 8000 сурәт төшкән ябык аллея тирән тәэсир калдырды. Паркның аргы башындагы күлдә халык 7-8, 10 кеше утырышлы түбәле көймәләрдә йөзә. Ярларында агачлар шау чәчәктә. Искиткеч күренеш!
Пекинда узган олимпиадага төзелгән ябык бассейнны, спорт корылмаларын, 86нчы соңгы каты аждаhа башы рәвешендә төзелгән йортларны да күреп хозурландык.
Бу илнең ризыгы турында да бер-ике сүз әйтми булмый, ул - бик үзенчәлекле. Төп ризыгы - борычлы тәмләткечләр белән бирелә торган дөге, ит, гөмбә, әчкелтем кабымлыклар. Баллы ризыклар, ипи өстәлдә, гомумән, юк. Соңыннан сыек кына шулпа hәм яшел чәй куела. «Кытай диварын күрмәгән - Кытайда булмаган», - диләр. Безгә дә Бөек Кытай стенасын күрү насыйп булды. Ул - 9 провинция аша узып, 6 чакрым ярымга сузылган тоташ стена. Яньшань тавы аша да уза. Без аның 2 км. га якын булган биек ноктасына менү бәхетенә ирештек.
Пекинның нәкъ уртасында Кытай җыены йорты, Кытай музее, Мао Цзедунның мавзолее, иртә-кич күтәрелеп төшерелә торган флагшток, Күк тынычлыгы капкасын күреп була. Тыелган шәhәр дип аталган резиденциядә 24 император яшәгән. Ул биек дивар һәм су тутырылган чокыр белән уратып алынган. 8734 бүлмәсе булган шәһәрчектә императорларның туганнары, хезмәтчеләре торган. Соңгы Тцин императоры 1967 елда үлгән. Конфуцийның штаб-фатирында да булырга туры килде безгә. Аның иң беренче залында һәрбер илнең әләме урнашкан. Без дә патриотик хисләргә бирелеп, үз флагыбыз янында фотога төштек.
Укырга, укырга, укырга!
Пекин шәһәреннән көньяк-көнчыгышта урнашкан Чанша шәhәренә очтык. Чанша - яшеллеккә, чәчәккә күмелгән, кызгылт куаклары төрле рәвешкә кертеп киселгән бик матур, купшы шәһәр. Хунань педагогик университетында без проректор, студентлар, мөгаллимнәр белән очраштык. Анда барлык югары уку йортлары да хөкүмәтнеке, тик аларның бердәм программалары юк икән, һәрбер уку йортының үз юнәлеше. Кытайда көндәшлек бик зур, шуңа күрә һәр студентның хыялы - төпле белем алып, киләчәктә эш табу.
Кытай университетлары, гадәттә, яшәү һәм уку өчен яраклаштырылган шәһәрчекләрдән гыйбарәт. Югары белем алу 700-1000 доллар тирәсе. Авылдан килгән студентлар өчен бу да бик зур акча һәм алар кредит алырга мәҗбүр. Югары уку йортын тәмамлап, авылга кире кайткан очракта, студент кредитны кайтарудан азат ителә.
Кытайда балалар 6 яшьтән мәктәпкә йөри башлый. Укырга кергәндә бик күп тест бирәләр. Монда укучыларның бер генә буш вакытлары да юк. Алар бары тик уку белән генә мәшгуль. Өйгә дә бик күп эш бирелә. Башлангыч сыйныф укучысы кайткач та репетитор белән шөгыльләнеп, белемен ныгытырга мәҗбүр. Кытай мәктәпләре, башлангыч, тулы булмаган урта һәм урта мәктәпләр (һәрберсе аерым уку йорты) кырыс тәртипләре белән аерылып тора: сәбәпсез 12 дәрес калдырган баланы мәктәптән куалар. Укучыларның белеме баллар белән бәяләнә. Бердәм дәүләт имтиханнары вакыты бөтен ил буенча бер. Аның нәтиҗәсе белән иң югары балл күрсәткән укучылар югары уку йортларына керә. Европа, Америка, Россия университетларында укучы студентлар саны елдан-ел арта. Кытай студенты башкалардан аерылып тора: ул тәртипле, тырыш һәм бик җаваплы. Сүз уңаенан, хәзерге БДИ системасы безгә Кытай үрнәгендә кертелгән. Мәктәп системасында спортка зур игътибар бирелә. Монда һәр мәктәпнең зур спорт мәйданчыгы бар. «Балалар көчле булса, ил дә көчле», - ди мөгаллимнәр.
Чанша шәhәреннән 40 км. ераклыкта урнашкан, халкы 2 млн. нан артык Чуджоу шәhәренең сәләтле балалар укый торган мәктәбендә дә булдык. Монда 1600 укучы белем ала, 252 укытучы эшли. Мәктәп белән танышканнан соң, инглиз теле дәресенә кердек. Сыйныфта 53 укучы, алар парта артына өчәрләп утырганнар. Сыйныф бүлмәсе шыплап тулган. Укытучы микрофонга сөйли. Традицион такта, ул урталай ачыла, анда - компьютер экраны. Укытучы эшне оста оештыра. Балалар төркемнәрдә, парлап эшли. Бу вакытта дәрестә көчле гүләү тора, чөнки барысы да сөйли. (Гомумән, кытайлылар бик кычкырып сөйләшә торган халык икән. Аларны мәктәптә шулай өйрәтәләр).
Билге өчен түгел, белем өчен
Хунань педагогик университетына карый торган урта мәктәп-интернатта 3000 укучы, 240 укытучы. Уку бинасы, фән лабораториясе, укучыларның тору урыннары аерым биналарда урнашкан. Мәктәп белән янәшәдә укытучылар йорты. Бу мәктәпнең гомуми мәйданы 9 гектар, спорт мәйданчыгы гына да 3 гектар. Мәктәптә 3 тапкыр ашау каралган, аның бәясе 70 сум тирәсе һәм барлык кергән акча мәктәп фондына күчерелә. Укучыга 7 төрле ризык тәкъдим ителә, түләү шунда ук башкарыла. Шул акча янә туклануга тотыла. Мохтаҗ балаларны бушка да ашаталар.
Безнең делегация башлангыч мәктәптә дә булды. Бу мәктәп тә зур мәйданлы. Монда барлыгы 1620 бала белем ала. Башлангыч сыйныф мәктәбендә 1-6нчы сыйныф укучылары укый. 2нче сыйныфта уку дәресен карадык. Дәрестә 56 бала. Укулары бик йөгерек, һәрбер бала дәрестә җавап бирә. 1нче сыйныфта балалар - 250, 2нче сыйныфта 320 иероглиф өйрәнәләр икән. Дәресләр иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр дәвам итә. Төшкә кадәр - төп дәресләр, төшке аштан соң - физкультура, музыка, технология. Мәктәптә укучыларны патриотик рухта тәрбиялиләр. Тәртип бозу бөтенләй күзәтелми.
Бер караганда, безнең укытучыларыбыз да нәкъ шулай укыта, тәрбияли ич инде. Кайда монда уку сыйфатын күтәрүче феномен? Әлбәттә, укуга карашта. Мәктәпкә бала билге өчен түгел, ә белем өчен килә, аның максаты - мәктәпне уңышлы тәмамлап, югары уку йортына кереп, киләчәктә югары хезмәт хакы алырдай эшкә урнашу, гаиләсен тәэмин итү. Укучыга моны сабый чактан гаиләдә ныклап сеңдерәләр. Бала да уңышларының нәтиҗәсе үзеннән генә торганын бик яхшы аңлый.
Комментарийлар