16+

Кыз бала әнисе язмышын кабатлыймы?

Әти-әни - бала өчен авторитет. Күбесенчә бары алар үрнәгендә һәм аларга охшап үсәргә тырыша ул. Димәк, алма агачыннан ерак китми дигән гыйбарә дә юктан гына килеп чыкмаган.

Кыз бала әнисе язмышын кабатлыймы?

Әти-әни - бала өчен авторитет. Күбесенчә бары алар үрнәгендә һәм аларга охшап үсәргә тырыша ул. Димәк, алма агачыннан ерак китми дигән гыйбарә дә юктан гына килеп чыкмаган.

Кыз бала әнисе язмышын кабатлый, диләр... чөнки ул газиз әнкәсен бик ярата һәм бар нәрсәне аңа охшатып эшләргә тырыша. Әгәр әни кеше гаиләдә бәхетсез икән, кыз бала тагын да бәхетсезрәк булырга тырышачак, ди психолог Нина Смирнова. Балаларын үзе генә үстергәндә, ана кеше башта ялгызлык ачысыннан изалана. Аннары икенче тапкыр тормышка чыкса, яңа ир белән башка ирдән туган бала арасында бәргәләнүен күреп үскән кыз сабак алып үсә. Тик дөрес сабак алуы гына икеле. Чөнки иртәме-соңмы, әни булырга теләгән кыз, ирләр белән интеккәнче дип, ялгызы гына бала табып, аны ялгызы гына үстерүне кулай күрергә мөмкин.

Әмма еш кына әниләр, үзләре дә сизмәстән, кызына шуны сеңдерә: тормыш шундый инде ул, беркемнеке дә ал да гөл түгел, янәсе... Тик кызыңны бәхетле күрәсең килсә, син бер баскан тырмага яңадан басмаслык итеп, тормышның аңа гадел һәм бәхет китерә торган булуын сеңдерергә кирәк. Әгәр кыз кеше инде буйга җиткән икән, аның башына салынган «тиеш» һәм «шулай булачак»ларны бик яхшы психолог ярдәмендә төзәтергә була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading