Могҗизаларга һәм салкын көннәргә бай айга аяк бастык, җәмәгать! Календарь битләрендә – декабрь!
Кыш башлангач, туклану рационынына үзгәрешләр кертергә кирәкме? Ниләр ашарга һәм ашамаска киңәш ителә? Бу сорауларга җавапны нутрициолог, дөрес туклану буенча белгеч Чулпан Мөслихова белән әңгәмәбездә таба аласыз.
- Кыш айларында организмга нинди витаминнар аеруча кирәк? Аларны кайсы ризыклардан алырга?
- Витамин һәм минераллар – сәламәтлекне саклау өчен һәм, гомумән, организм яшы, бер бөтен булып эшләсен өчен кирәкле матдәләр. Алар арасында иммунитетка аеруча кыш айларында кирәкле төп витаминнар Д, С, А, Е һәм минераллардан селен, цинк һәм магнийны атап китәр идем. Бүген бу витаминнарны БАД рәвешендә кулланып булса да, һәр көнне аларны ризыклардан алу дөресрәк була!
БАД түгел, ә ризык – витамин һәм минералларның иң яхшы чыганагы булып тора. Әгәр анализлар буенча аларның дефициты күренә икән, әлбәттә, бу очракта табиб белән киңәшләшеп, БАДлар куллану кирәк.
Д витамины булган ризыклар: тәрәч (треска) балыгы бавыры, майлы балыклар: сөмбаш (сельд), скумбрия, (бөкрәч) горбуша һәм тавык йомыркасының сарысы.
С витамины: тозлы кәбестә, болгар борычы, киви, гөлҗимеш, сырганак, укроп, брокколи, шпинат, лимон, грейпфрут, сельдерей. С витаминына бай ризыкларны чи килеш ашасаң яхшырак.
Е витамины: зәйтүн мае, бадәм (миндаль), фундук, кунжут, кинза, күрәгә, горчица мае, арпа ярмасы (перловка), карабодай.
А витамины: бавыр, йомырка сарысы, сыер мае, кызыл уылдык, кишер, кабак, абрикос, кабачки, сельдерей, укроп, шпинат, гөлҗимеш. А витаминына бай ризыкларны файдалы майлар кушып ашарга кирәк, аеруча үсемлек продуктларын, шулай иткәндә А витамины организм тарафыннан яхшырак үзләштерелә.
Селен: бразилия чикләвеге (бразильский орех), көнбагыш, диңгез ризыклары, субпродуктлар, йомырка, эремчек, пармезан сыры, ярмалар, мәсәлән, ясмык.
Цинк иммунитет өчен аеруча мөһим, цинкка бай ризыкларны даими куллану кирәк, чөнки организмда аны саклау өчен “махсус система” юк. Ит, кузаклы ярмалар, кабак төшләре, кешью, бадәм, нут.
Магний: кунжут, көнбагыш, бадәм, карабодай, диңгез кәбестәсе, маш.
- Кышкы салкыннарда нәрсәләр белән тукланмаска киңәш итәсез?
- Суык көннәр торганда салкын су, газлы баллы сулар эчмәскә киңәш итәм. Эчәклек һәм ашказаны системасына зыян сала торган шикәр, глютенлы ризыкларны киметергә кирәк, чөнки аларның күплеге эчәклек стеналарын лайла белән каплый, һәм алар аша кирәкле витаминнар организмга барып җитми. Шул ук вакытта иммунитетны да киметә. Шулай ук салкын ашларны җәйге периодка калдырып торырга кирәк. Кыш көне кибеттән алып, сезон булмаган җиләк-җимешләрне дә ашарга ярамый. Базарларда, кибет киштәләрендә кура җиләге, виктория очратырга мөмкин. Аларны үстерү өчен фермерлар кыш көне төрле ашламалар куллана икәнен истә тотыйк. Кыш көне җиләк-җимешләр теплицада үсә, файдалы матдаләр аларда булмый. Иң яхшысы – җәй-көз катырып куйган җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне куллану.
-Кыш айларында өстәлдә, һичшиксез, булырга тиешле топ-5 ризык?
- Топ-5 ризык:
*Тозлы кәбестә – эчәклек системасының эшләвен яхшыртучы табигый пробиотик;
* Койка (холодец)
* Кайнар ашлар. Озак пешкән сөяк шулпасында булса, тагын да яхшы.
* Мүк җиләге (клюква), нарат җиләге (брусника), сырганак морслары салкын тиюләрдән саклыячак.
* Аксымга бай балык ризыклары.
Гомумән, бу 5 продуктны мин дөрес тәлинкә системасына кертеп ашарга тәкъдим итәр идем. Тәлинкәне 4 өлешкә бүләбез. Аның ¼ ен аксым (ит, йомырка,
эремчек һәм башкалар), ¼ ен углеводлар (ярмалар, ипи, бәрәңге һәм башкалар), ¼ ен клетчатка (яшелчә һәм үләннәр), калган өлешен җиләк-җимеш тәшкил итәргә тиеш.
Сәламәт булыйк! Дөрес тукланыйк!
Кичә искергән киемнәр бүген тагын актуаль...
Яңа ул – онытылган иске әйбер, дияргә яратабыз. Бу сүзләр мода өлкәсенә дә туры килә. Мисал өчен, күптән түгел “фэшн-табу” булып саналган кием-салымнар бу салкын сезонга кире әйләнеп кайтты!
-Күпләр скинни джинс чалбарны “өметсез” дип тапкан иде. Кышкы сезон исә әлеге стереотипны чәлпәрәмә китерде! Агымдагы елда узган мода атналыгында скинни джинсылы образлар аз булмады. Әлеге тар чалбарга актуальлекне кайтарган төп сәбәпчеләр дип “Miu Miu” һәм “Balenciaga” брендын санарга мөмкин. Димәк, бу кышта сыланып торган аскы як белән баланста булсын өчен оверсайз өске кием сайлыйбыз (мәсәлән, тун, пуховик, бомбер яки хәтта гигант дубленка) һәм скинни джинс чалбар киябез!
-2024 елдан ерак булган “сәер” тренд янәдән иң актуальләр рәтенә эләкте. Хәзер исә ул бераз башкача күренә, формасы, дизайны үзгәрде... Сүз танкетка турында. Босоножка, ботильон һәм итекләрдән тыш, модага хәтта “Isabel Marant” тан танкеткадагы кроссовкалар да кайткан. 2010-нчыларда мондый пар аяк киеме үзен хөрмәт иткән һәр модница гардеробында булгандыр, мөгаен. Мода атналыгында исә танкеткаларны капрон колготкалар белән стильләштергәннәр. “Burberry” һәм “Saint Laurent” исә шулай ук мондый төр аяк киемен үз коллекцияләренә кайтарды, ә фэшн-инфлюенсерлар аны тиз арада трендка кертеп җибәрде.
-Әле күптән түгел генә мех якалар 1990 еллардагы провинция стиле яки табигый булмаган киемнәр белән генә ассоцияләшә иде. 2024 елда исә нәкъ менә ностальгия һәм винтажга мода кайту нәтиҗәсендә, бу элемент яңадан актуальләр рәтенә керде. Әгәр дә сезгә эко мех ошаса, аның сыйфатына игътибар итегез – ул арзанлы күренергә тиеш түгел, ди мода өлкәсендәге белгечләр. Мондый яканы күн курткалар, элегант пальтолар, туры жакетлар һәм хәтта кардиганнар белән бергә туры китерү аеруча зәвыклы күренәчәк.
Илүзә Касыймова әзерләде.
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар