16+

Сагындырган икән көрәш ярышлары, яки командалар беренчелегенә бер караш

“В одни ворота” диделәр бүген күпләр көрәш буенча яшьләр арасындагы командалар беренчелеген караганнан соң. Әлмәт командасының җиңүе турында бара сүз.

Сагындырган икән көрәш ярышлары, яки командалар беренчелегенә бер караш

“В одни ворота” диделәр бүген күпләр көрәш буенча яшьләр арасындагы командалар беренчелеген караганнан соң. Әлмәт командасының җиңүе турында бара сүз.

...Сагындырган икән көрәш ярышлары. “Тулпар” спорткомплексына килеп кергәч тә, күптән күрешмәгән дуслар, танышлар килеп чыкты. Яңалыклар шактый җыелган. Кемдер көрәштән китәргә җыена, кемдер кайткан, кемнедер кайтарганнар. Кемдер өйләнгән, кемнеңдер баласы туган, дигәндәй. Көрәш дөньясындагы шактый яңалыкларны барлап, күрсәтеп барырга туры килсә дә, без белмәгәннәре, безнең күз уңыннан төшеп калганнары да шактый икән.

Зарланып кына булмый, эшләргә дә кирәк
Иң беренче булып каршыга Илнар Гәрәев килеп чыкты. Шактый вакыт күренмәгән иде инде ул ярышларда. Яз көне “Зилант” клубының аны эшкә чакыруын, Түбән Камада клубның бер бүлеген җитәкләргә тәкъдим итүе турында язган идек. “Зал кечерәк әле, бер матада гына шөгыльләнәбез. Ә көрәш белән шөгыльләнергә теләүче балалар, яшьләр җитәрлек. Әле өлкәннәрнең дә кайберәүләре миңа йөри, куып чыгара алмыйм, үземнекләр бит”, дип хәлен белдерде ул. Тренерлык эшеннән киткәч, ничектер бетерешеп, күңелсезләнеп калган иде шикелле. Күңелле көр, матураеп киткән шөкер. Түбән Кама кадәр Түбән Камада җирле спорт, көрәш менеджерлары көрәшчеләр, командалар туплый алмавы аяныч, әлбәттә. Зарланып кына булмый шул, эшләргә дә кирәк.

...Көрәш залына килеп кергәндә шау-гөр килеп тора иде ул. Чаллының икенче дип аталган командасы Казанның Яңа Савин-Авиатөзелеш командасы белән (беренче командасы) көрәшә иде. Казанлыларны аңларга була, мәйдан хуҗалары буларак, алар күбрәк тә, тавышлырак та. Булырга тиеш кебек. Әмма чаллыларның күплеген күреп тә хәйран калдык. Ике команда белән йөриләр. Бүген 17-18 яшьлек егетләре өчен җан атарга, киңәш бирергә федерация җитәкчелегендәге егетләр генә түгел, Азат Габдрәшитов, Ленар Садыйков, Илшат Сибгатуллин кебек (соңгысының малайлары да үсеп җитеп, бу ярышларда катнаша икән инде), өлкәннәр дә килгән. Рәкыйп абый Фәйзуллин – маэстро бу батырлар арасында. Менә шул егетләрдән үрнәк алып, аларның көрәшкәнен күреп, алар белән бер залда шөгыльләнеп үсә инде яшьләр дә. Шунысы да бар, ел нәтиҗәләрен төгәлләр, ачыклар өчен соңгы ярыш иде бу. Ә Чаллы аңарчы рейтингта беренче урында бара иде. Бу ярышта алар 4нче урынны яулады һәм рейтингтагы беренче урынны саклап кала алды, афәрин! Биредә хөкемдар буларак катнашкан тагын бер легендалары Рамил Хисмәтуллин сүзләренә караганда, гыйнвар аенда Чаллыда яшьләр арасындагы Татарстан беренчелеге узачак.

Казан дигәннән, югарыда аталган Яңа Савин-Авиатөзелеш районнары командасы исеменә алга таба Мәскәү районы исемен дә кушарга кирәктер. Шактый өлешен Николай Крылов шәкертләре дә тәшкил итә чөнки. Хәер, алар барысы да барыбер шул “Ак Барс” Көрәш Сарае данын яклыйлар. Бик бердәм команда буларак чыгыш ясадылар. Бер-берсенә теләктәшлек белдерү дисеңме, көрәшче егетләрнең исемнәрен атап кычкыру дисеңме – молодцы! Сүз уңаеннан, бу көнне туган көнен билгеләп узучы Булат абыйлары Хәбибрахмановка менә дигән бүләк тә ясадылар – командалар беренчелегендә икенче урынны яуладылар.

Кызганыч, бу ярышларда Вахитов, Идел буе, Киров районы командалары катнашмады...

Кызлар да җан ата
Үзенчәлекле яшь категориясе бу. Инде, кем әйтмешли, кызлар исе кергән чак. Тамашачылар арасында яшь кызларның булуы шуның белән аңлатыла инде. Кемдер сөйгәне белән читтәрәк утыра, берничә кыз келәм янында егетләре өчен бирелеп җан ата. Әлбәттә, кызлары янында егетләр дә үҗәтләнебрәк, көчлерәк көрәшә. Матур чак, кыскасы.

Яңа йөзләр
Хөкемдарлар турында сүзебез. Танылган көрәшче, тренер Илшат Идиатовка яңа вазифа йөкләнде бу юлы. Баш хөкемдар буларак, кайберәүләр үз итеп “Илшат Айратович” дип эндәште үзенә. Үзе янына яшьләрне җыйган. Һәрберсенә “бишле” куеп та булмыйдыр, әмма тырыштылар үзләре, молодцы. Көрәшләр булмый торгач, кайбер яңалыклар да кергән икән. Кагыйдәләрне әйтүем инде. Ул яңалыкларны бөтен республикага да җиткерергә, әлбәттә.

“В одни ворота”
Сүз башына әйләнеп кайтыйк. Әлмәт икенче ел җиңде бу ярышларда. Аңа кадәр дә җиңгәннәре бар иде. Хәер, бу егетләр 12-13 яшьлекләр арасында да, 14-15 яшьлекләре арасында да, 16-17 яшьлекләр арасында күп тапкырлар җиңү яулады, призерлар арасына керде. Инде берничә шундый буын тәрбияләргә өлгерде Рузил Ганиев, Руслан Нургалиев, Фәнил Минһаҗев һәм башкалар. Бу егетләр дә тиздән шул ук Рубин Раджабов, Дмитрий Гайниев, Румил Семкичевлар (үз яшьлекләре арасында 4-5 тапкыр Татарстан, Россия чемпионнары) өлкәннәр арасына юл ярыр. Молодцы, егетләр! Нәрсә әйтәсең инде тагын.

Өченче урында – Мамадыш командасы. Елның елында өчлеккә кереп баручы команда бу. Берара Рафаэль Хәмидуллин да Мамадышта эшләмәс дигән борчу булып алган иде, эшли әле. Башкалар да эшли. Укып бетергәч, яшьләрнең башка төбәкләргә таралуы, башка командалар өчен чыгыш ясый башлавы – анысы инде икенче мәсьәлә...

17-18 яшьлек егетләр арсында командалар беренчелеге нәтиҗәләре:
1.    Әлмәт
2.    Яңа Савин-Авиатөзелеш
3.    Мамадыш
4.    Чаллы
5.    Азнакай
6.    Зилант
7.    Яңа Савин-Авиатөзелеш-2
8.    Чаллы-2
9.    Балтач
10.    Совет районы
11.    Ютазы
12.    Чүпрәле
13.    Арча
14.    Биектау
15.    Актаныш
16.    Лаеш
17.    Балык Бистәсе
18.    Питрәч
19.    Теләче
20.    Саба
21.    Чистай
22.    Кукмара

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading