Америка җирен таптап, Тын океанда аяк чайкап йөрергә кем генә хыялланмый икән ул?! Балтач егете Ленар Мөхәммәдиев менә инде өченче ел бу хыялын тормышка ашыра.
Скопировать ссылку
Америка җирен таптап, Тын океанда аяк чайкап йөрергә кем генә хыялланмый икән ул?! Балтач егете Ленар Мөхәммәдиев менә инде өченче ел бу хыялын тормышка ашыра.
- Ә сәяхәтең ничек башланды?
- Мин хәзер Питтсбург шәһәрендә торам. Үз эшләрем буенча, Сан-Франциско шәһәренә барырга туры килде. Анда машина белән Техас, Луизиана, Флорида кебек җылы штатлар буенча үттем. Пенсильваниягә кире төньяк штатлар буенча кайтачакмын. Америкага килгәннән бирле бу сәяхәт турында хыяллана идем. Бигрәк тә илнең көнбатыш ярында буласым килде. Бу - җылы, матур табигатьле яклар.
- Юлдашың булдымы, әллә инде ялгыз гына сәяхәт иттеңме?
- Чыгып киткәндә, үзем генә идем. Ләкин юлда кешеләр очрап торды, алар белән күңелле. Мине һәр тукталган шәһәремдә танышларым, дусларым каршы алды. Алар экскурсия дә үткәрде, океан янына да алып барды, кунак та итте. Дусларымның ярдәменнән башка бернәрсә дә булмас иде.
- Син Лос-Анджелес, Сан-Франциско, Нью-Йорк кебек шәһәрләрдә йөрсәң дә, һәр җирдә татарлыкны эзлисең (бу синең машина номерыңда, урамда күргән Татарстан флагларында да чагыла). Рәхәт булса да торган җир, туган як сагындыра бугай?
- Әлбәттә, туган як сагындыра. Бигрәк тә әти-әни, туганнар юксындыра. Татарстанга елына бер-ике тапкыр булса да кайтырга тырышам. Мин үз милләтем белән горурланам. Еракта булсам да, мәдәниятемне, телемне, гореф-гадәтләремне, динемне сакларга тырышам.
Комментарийлар