16+

Лениногорск районында 6 кешенең гомерен өзгән янгынның килеп чыгу сәбәпләре шаккатырды

9 гыйнварга каршы төндә Лениногорск районы Иске Куак авылындагы янгын аркасында 27 яшьлек әниләре белән 2005, 2009, 2011, 2014 һәм 2015 елгы биш бала янып үлде.

Лениногорск районында 6 кешенең гомерен өзгән янгынның килеп чыгу сәбәпләре шаккатырды

9 гыйнварга каршы төндә Лениногорск районы Иске Куак авылындагы янгын аркасында 27 яшьлек әниләре белән 2005, 2009, 2011, 2014 һәм 2015 елгы биш бала янып үлде.

47 яшьлек гаилә башлыгы хастаханәдә дәвалана. Әлеге факт буенча Татарстан тикшерү органнары тарафыннан "Лениногорскгаз" берләшмәсенең әлегә ачыкланмаган хезмәткәрләренә карата РФ Җинаять кодексының 215.1 нче маддәсе 2 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды.

Моннан тыш Лениногорск районы Башкарма комитеты, Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район Башкарма комитетының опека һәм тәрбия эшләре буенча секторның, социаль яклау бүлеге, Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче бүлекнең ачыкланмаган хезмәткәрләренә карата да РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 3 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү органнары тарафыннан ачыкланганча, 6 кече яшьтәге баласы булган сигез кешелек гаилә 50 квадрат метрлы агач йортта яшәгән. Ә торак мәйданы 20 квадрат метр гына мәйданда булган. Бу кеше башына тиешле социаль нормаларга туры килми. Алай гына да түгел, 2013 елның 12 августында түләмәгән өчен, суд карарыннан башка гына йорка газ бирүне туктатканнар. Шуның аркасында йорттагылар электр җылыткычлары кулланырга, мичкә утын ягып җылытырга мәҗбүр булган.

Тикшерү органнары фаразлавынча, югарыда телгә алынган оешмаларның җаваплы затлары үз вазифаларын тиешенчә башкармау гадәттән тыш хәл килеп чыгуга сәбәп тудырган.

Шулай ук янгында һәлак булган 27 яшьлек әни кеше һәм аның биш баласы танымаслык булып януы хәбәр ителә.

Янгында үлүчеләрне тану өчен генетик экспертиза үткәрергә кирәк. Бу хакта ТАСС мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий җиткергән.

"Тәннәре янгын вакытында нык зыян күргән, турыдан-туры карап кына аларны танып булмый, - дигән ул. - Тикшерү органы тарафыннан генетик экспертиза үткәрү карары кабул ителде".

Шептицкий әйтүенчә, янгынның нилектән килеп чыгуына янгын-техник экспертиза нәтиҗәсе ачыклык кертәчәк, дип хәбәр итә Intertat.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading