16+

Җәлил Вилданов: «Сандык, татар читеге кебек, Татарстан бренды булырга тиеш»

Эш белән чыныгып үскән кешеләрнең кулларына карап сок­ланам мин. Авыр хезмәттән кытыршыланып бетсә дә, ул куллар теләсә кемне сокландыра алырлык әйберләр эшләргә сә­ләтле. Агачтан төрле җиһазлар ясаучы Җәлил Вилдановны гына алыйк. Ул ясаган шахматлар Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең өй түрендә тора, Россия ­премьер-министры Дмитрий Медведев йортында исә бирнә сандыгы...

Җәлил Вилданов: «Сандык, татар читеге кебек, Татарстан бренды булырга тиеш»

Эш белән чыныгып үскән кешеләрнең кулларына карап сок­ланам мин. Авыр хезмәттән кытыршыланып бетсә дә, ул куллар теләсә кемне сокландыра алырлык әйберләр эшләргә сә­ләтле. Агачтан төрле җиһазлар ясаучы Җәлил Вилдановны гына алыйк. Ул ясаган шахматлар Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең өй түрендә тора, Россия ­премьер-министры Дмитрий Медведев йортында исә бирнә сандыгы...

- Инде мәктәптә укыганда ук, агачтан бизәк уеп төрле вак-төяк әйберләр ясап, акча эшләдем. Тормышымны агач эшләнмәләре белән бәйләячәгемне таш калада гына аңладым. Бервакыт шулай Казанга килгәч, борынгы йортлардагы тәрәз йөзлекләрен күреп сокландым. Бу өлкәдә профессионал буласым килде. Мәктәпне тәмамлагач, армиягә киттем, соңыннан Себер якларында нефть чыгару өлкәсендә эшләргә туры килде. Шулай итеп, беренче белемемне бары тик 25 яшемдә генә алдым, - ди Җәлил абый.
Кечкенә вакытында әти-әнисе аңа, син тракторчы кына булырсың инде, дип еш әйтә торган булган. Мәктәптә укырга яратмаган, бары агач белән генә кызыксынган малайларына ни дисен инде алар. Шулай да урта мәктәпне бары тик «дүртле», «бишле» билгеләренә генә тәмамлый ул.
- Алар без иҗат юлын сайлар дип башларына да китермәде. Абыем Фәйзелхак - рәссам, игезәгем Муса - архитектор. Әти монтер иде, ләкин балта эшенә дә хирыс булган. Миңа аннан күчкәндер. Әле дә хәтерлим, аның бурага сыза торган шәмәхә карандашларын урлап, абыйлар белән өй диварларына рәсем ясый идек. Ул карандаш бетми, бурага сеңә. Инде ничә еллар узса да, өйне ничек кенә мунчалалар белән ышкып юсак та, рәсемнәр һаман сакланган. Төп нигезгә барыбыз да җыелышып кайткач, аларга карап, балачагыбызны искә алабыз. Нигезне суытмаска тырышабыз. Мәктәпкә кергәч, диварларны стена газеталары алыштырды. Ул вакытта авылда (Чирмешән районы, Иске Үтәмеш авылы) без бердәнбер рәссам идек, - дип елмая Җәлил абый.


Кабат Татарстанга кайткач, хыялына тугры калып, Казанның 16нчы көллиятендә агачтан сыннар кисүче-рәссам һөнәрен үзләштерә. Диплом эше буларак, төрле агач материалларны катнаштырып ясалган шахматларны тәкъдим итә. (Нәкъ менә шул шахматларны соңыннан Минтимер Шәймиевкә бүләк итәләр дә инде.)
- Мин инде кыйммәтле агач­ларга тотынырга да курыкмадым. Агач эшләнмәләре минем кәсебемә әйләнде, ләкин беркайчан да күләм артыннан кумадым. Хатын әрли инде, «Синең тырышлыгыңны бер кеше дә аңламый», - ди. Хәзер бит компьютер заманы: махсус программага кертсәң, бизәкләрне машина үзе ясап бирә. Ә мин кулдан эшләргә яратам. Имәнне дә кул белән чокып утырам. Компьютер җансыз ул. Һәр детальне идеаль башкарса да, күңел җылысын биреп эшләми, - ди Җәлил абый.
Чыннан да, Җәлил ­абыйның эшләнмәләрен станокныкы бе­лән чагыштырып булмый. Затлы киштәләр, агачтан ясалган сәгатьләр, мунча кирәк-яраклары, ачкыч куя торган тартмалар дисеңме... «Ләкин хәзерге заманда кешеләр сыйфатка түгел, күбрәк очсыз бәягә кызыга», - дип уфтана Җәлил абый.


- Казан урамнарында да бик күп тарихи биналарны торгыздылар, әмма күбесе чынбарлыкка туры килми. Миңа да, шуңа охшатып, очсыз бәягә генә ясап бир әле, дип килүчеләр булды - ризалашмадым. Тарихи бинаны үзгәртергә алынасың икән, аның һәр миллиметры туры килергә тиеш. Киресенчә булганда, бу - хокук бозу. Хәзер реставраторлар кулы кагылмаган чын тарихи йортлар Чехов базары тирәсендә генә калды инде, - диде Җәлил абый.
Һәр останың үзе яраткан материалы була. Җәлил абый кызыл агач, чикләвек агачын өстен күрә. Йорт җиһазларын имәннән ясый. Агачтан ясалган бу әйберләр яньчелми, озак еллар матур булып сак­лана икән. Тартма кебек вак-төяк әйберләр өчен экзотик агачлар куллана.
- Безнең якта күбрәк ботаксыз тактадан ясалган әйберләрне сорыйлар. Ә мәскәүлеләр бер генә ботагы булса да үлеп китә, шундыйны сайлый. Зур шәһәрдә яшәүчеләр табигатькә ныграк тартыла. Бездә генә агач йөзлек куясы урында, тәрәзәләрен калай белән тышлыйлар. Карап торышка үзе матур инде, тик чын түгел. Агач йөзлекләре дөрес итеп ясалган очракта, 50 елга кадәр торырга сәләтле, - ди агач җанлы оста.
Җәлил абый кәләшләргә җыйнак кына бирнә сандыклары да әзерли әле. Берара юкка чыгып торган сандыкларга заманча сулыш өстәп, көндәлек тормышка кайтармакчы аларны.
- Элек: «Кызым кияүгә чыга, сандык та юк», - дип борчылалар иде. Кияүгә сандыксыз чыгу бик оятлы әйбер иде. Бер дә булмаса, күршеләрдән сорап торганнар. Авыл халкы, әби-чәбиләр дә кызның байлыгын, уңганлыгын сандыкка карап билгеләгән. Хәзер дә сандык сораучылар күп. Гореф-гадәтләрне хөрмәт иткән ата-ана баласын кияүгә сандыксыз бирми. Мин сандыкларны татар, көнчыгыш орнаменты белән бизәп ясыйм, заманча таләпләрне дә онытмыйм. Ул көндәлек тормышка да яраклы булыр­га тиеш бит. Сандык, татар читеге кебек, Татарстан бренды булырга тиеш, - диде Җәлил Вилданов.


Сандыкларны ул берәр ай ти­рәсе ясый. җиһазлары өчен агачны да оста бары тик үзе генә әзерли. Ә сандык образлары өчен ил­һамны рәсем ясап ала. Бернинди идеясез, кәгазьгә сызымнар ясый башлый, бер-ике сәгатьтән бөтенләй яңа бизәкле матур сандыклар пәйда була.
Җәлил абыйның бер хыялы бар - аның кул эшләнмәләрен музейларда гына түгел, ә эшләү дәверендә күрсәтәсе килә.
- Кәкрәйгән кашыклар хәзер һәр музейда бар, аның белән кешене шаккатырып булмый. Минемчә, туристларны эш процессы белән таныштырсак, күпкә кызыграк булыр иде. Бездә әле аны аңлап бетермиләр. Чит илләр­дә остаханәләр буйлап туристлык маршрутлары төзиләр. Минем дә эш урынымда кечкенә генә үз күргәзмәмне булдырасым килә, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading