16+

Ләйсән Сабирова: «Әлегә йөрәгемне эш кенә яулады» (ФОТОЛАР)

Ләйсән Сабирова - "ТНВ" каналы хезмәткәре. "Хәбәрләр" тапшыруын алып баручы да, аның хәбәрчесе дә ул. Сюжетларны татарча да, урысча да әзерли. Элек аны "Татарстан радиосы"ннан ишетеп, "Казан" телерадиокомпаниясеннән күреп белә идек. Журналистика - Ләйсән тормышында алыштыргысыз өлкә.

Ләйсән Сабирова: «Әлегә йөрәгемне эш кенә яулады» (ФОТОЛАР)

Ләйсән Сабирова - "ТНВ" каналы хезмәткәре. "Хәбәрләр" тапшыруын алып баручы да, аның хәбәрчесе дә ул. Сюжетларны татарча да, урысча да әзерли. Элек аны "Татарстан радиосы"ннан ишетеп, "Казан" телерадиокомпаниясеннән күреп белә идек. Журналистика - Ләйсән тормышында алыштыргысыз өлкә.

- Балачакта ветеринар булырга хыялландым. Биергә яраттым. Район күләмендәге чараларны калдырмый идем, - ди Ләйсән. - Ә бүген үземне икенче өлкәдә бөтенләй күз алдына китермим.



- Ләйсән, журналистиканы сайларга сине нәрсә этәрде?
- Журналистика, иҗат безнең өчен ят әйбер түгел. Әти ягыннан бер апабыз заманында район газетасы баш мөхәррире иде. Әнинең әбисе телгә оста булган, кешегә карауга ук такмаклар уйлап чыгарган. Әнинең әнисе - әбиебез дә җор телле кеше иде. Гомер буе газета-журналлар алдыртып, радио тыңлап, бөтен нәрсәдән хәбәрдар булды. Бертуган апам Гөлнара Сабирова кечкенәдән журналистика белән кызыксынды, бүген ул "Шәһри Казан" газетасын җитәкли. Аның һәрвакыт кешеләр белән танышып, вакыйгалар үзәгендә кайнау йогынтысыдыр, мөгаен, мин дә журналист булырга карар кылдым. Төрле газета-журналларда хикәя, язмалар, шигырьләрем басылды. Дөрес, хәзер шигырь язганым юк инде.

- Профессиональ эшчәнлек кайчан һәм кайдан башланды?
- Университетны тәмамлагач, "Татарстан радиосы"ның хәбәрләр бүлегенә урнаштым. Кечкенә вакытта радиодан таныш тавыш ия¬ләре белән бергә эшләү чын мәгънәсендә чиксез бәхет иде. Биредә журналистиканы яңа яктан ачтым: урысча һәм татарча эшли башладым. Бу, билгеле, зур һөнәри тәҗрибә булды. Бераздан "Яңа көн" дип аталган иртәнге аналитик тапшыруны алып барырга күндерделәр. Мишәр бит мин. Холыкта әллә ни сизелмәсә дә, мишәрлек телдә чагыла, бу бәхәсләр дә уятты. Әмма миңа ышанган һәм үз ярдәмен күрсәткән җитәкчелек, режиссерлар төркеменә рәхмәт.



- "Казан" телерадиокомпаниясенә килү тарихы ничек булды?
- Өч ел радиода эшләгәч, "Казан" телерадиокомпаниясендә эшләргә тәкъдим иттеләр. Үземне сынап карарга булдым. Телевидение - коллектив эш, үзеңне оештыручы буларак та ачасың. Бер сюжетны эшләүдә журналист, оператор, машина йөртүче, редактор, монтаж ясаучы, ким дигәндә, биш-алты кеше катнаша.

Биредә ике елдан артык эшләдем. Хәзер телевидениедә, нигездә, икътисадый темаларга эшлим. "Хәбәрләр"дән кала, "Адымнар" тапшыруына да аналитик сюжетлар әзерлим, урысча яңалыклар алып барам.

- Әти-әниең, бертуганнарың белән дә таныштырсаң иде...
- Әтием Ильяс озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында инженер булып эшләде. Авылга газ керткәч, газчы вазыйфасын башкарды. Инде бер ел лаеклы ялда. Әни гомер буе мәктәптә эшләде. Финансчы булырга хыялланган Фәрбизә туташны, Казан финанс-икътисад институтына имтиханнар тапшырып йөргән җиреннән, мәктәп директоры: "Син укытучы булырга тиеш", - дип укытырга калдырган. Ул татар теле һәм әдәбияты укыта. Әле эшләп йөри, Аллага шөкер. Әти-әнигә: "Ярый әле бер-берегезне очраткансыз", - дип әйтәм. Алар бер авылда яшәп, бер мәктәптә укып, бер-берсе турында әти армиядән кайткач кына белгәннәр. Аларның очрашуы нәкъ кинолардагы кебек. Башлангыч сыйныфта укыткан Фәрбизә, яз көне балалар белән урамда йөргәндә, хәрби формадагы матур егетне күрә. Балалардан аның кем булуын сорый. Алар: "Җәмил абыйның олы улы", - ди. Армиядән яңа кайткан Ильяс та озын кара чәчле, зәңгәр күзле Фәрбизәгә гашыйк була. Әти белән әни өч ел очраша һәм менә алар 37 ел бергә, Аллага шөкер. Без - өч кызны тәрбияләп үстерделәр. Олы апам Гөлназ кияүдә, җизнәбез Җәүдәт белән Мәскәүдә яшиләр, уллары Әмирне үстерәләр. Апам Казан медицина университетының социаль хезмәт факультетын тәмамлады, аннары Казан дәүләт университетында психология буенча өстәмә белем алды. Аннары бухгалтерлыкка укыды, хәзер шул юнәлеш буенча эшли. Уртанчыбыз Гөлнара апа - әйткәнемчә, "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире, журналист, шактый җырлар авторы. Менә шундый күпкырлы безнең гаилә.



- Үзең кияүдә түгел әле. Йөрәгеңне яулаган кеше бармы?
- Әлегә йөрәгемне эш кенә яулый алды. Кияүгә чыгарга җыенмыйм.

- Эштән тыш ниләр белән кызыксынасың?
- Шәхси тормышка вакыт аз кала. Әмма фитнес һәм бассейнга вакыт табарга, мәдәни чараларга йөрергә, йоклар алдыннан 50 бит булса да китап укырга тырышам. Буш вакытны дуслар белән очрашуга, яңа маршрут өйрәнүгә багышлыйм. Казанның тарихый үзәгендә әле безгә сер булып калган кызыклы урыннар шактый.



Тулы исеме: Ләйсән Ильяс кызы Сабирова
Туган җире: Аксубай районы Яңа Дума авылы
Туган көне: 14 июль, 1988 ел
Белеме: КФУның журналистика факультеты
Гаилә хәле: кияүдә түгел



Ирек мәйданы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading