16+

Медицина зур адымнар белән алга бара, ә сәламәтлек аның артыннан җитешә алмый

Аның абруен төшерергә теләгәннәр иде. Тапмадылар. * * * Эчүне ташлатуның иң ансат юлы - эчемлекне рецепт буенча бирү. * * * Әгәр телебез бетә, динебез бетә, милләт бетә дип уйламыйсыз икән, димәк, сез татар түгел. * * * Закон һәркем өчен дә бер, әмма җәза сроклары гына төрлечә. *...

Аның абруен төшерергә теләгәннәр иде. Тапмадылар.
* * *
Эчүне ташлатуның иң ансат юлы - эчемлекне рецепт буенча бирү.
* * *
Әгәр телебез бетә, динебез бетә, милләт бетә дип уйламыйсыз икән, димәк, сез татар түгел.
* * *
Закон һәркем өчен дә бер, әмма җәза сроклары гына төрлечә.
* * *
Аякны юганда кул да юыла.
* * *
Закон белү җинаятьтән азат итми.
* * *
Бу дөньяда яхшы кешеләр күп. Ә тегесендә тагы да күбрәк.
* * *
Кыен чакта мин җырлыйм һәм... башкаларга да кыен була.
* * *
Медицина зур адымнар белән алга бара. Сәламәтлек аның артыннан җитешә алмый.
* * *
Үз-үзең белән киңәшләшкәч, мәсьәләне тавышка кую мотлак түгел.
* * *
Кеше - горур яңгырый. Дуңгыз! Тук яңгырый.
* * *
Һәр сәяси партия халыкны талауның үзе уйлап тапкан ысулын гаделрәк дип уйлый.
* * *
Халык яхшы бездә, кешеләр начар.
* * *
Яхшылыкны - чәчәргә, явызлыкны утыртырга кирәк.
* * *
Пуля кешенең башындагы күп нәрсәне үзгәртергә сәләтле. Хәтта аның янбашына тисә дә.
* * *
Бездә югары табышлы бизнес күп очракта намусны сатудан башлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading