16+

Мәңге ашамасам да риза

РroKazan порталы Казанда авыз итәргә мөмкин булган иң экзотик, ягъни гадәти булмаган ашамлыкларның исемлеген төзегән. Казанның экзотик кухнясы, гадәттә, күпсанлы суши-барлар рәвешендә генә тәкъдим ителә. Аларда сезгә акула яки сигезаяк роллары китерергә мөмкиннәр әле. Шулай ук берничә махсуслаштырылган ресторанда бары тик исемнәре генә экзотик булган ашамлыклардан авыз итәргә мөмкин. Ә...

Мәңге ашамасам да риза

РroKazan порталы Казанда авыз итәргә мөмкин булган иң экзотик, ягъни гадәти булмаган ашамлыкларның исемлеген төзегән. Казанның экзотик кухнясы, гадәттә, күпсанлы суши-барлар рәвешендә генә тәкъдим ителә. Аларда сезгә акула яки сигезаяк роллары китерергә мөмкиннәр әле. Шулай ук берничә махсуслаштырылган ресторанда бары тик исемнәре генә экзотик булган ашамлыклардан авыз итәргә мөмкин. Ә...

Әмма, юк дисәң дә, бар икән бит әле авыз итеп карамаган нигъмәтләр... Мәсәлән, күкрәк сөтеннән басылган камырдан пешкән кабартма. Күптән түгел генә бала тапкан Казанда яшәүче бер хатын форумнарның берсендә теләгән һәр кешегә үзенең күкрәк сөтен сатарга теләвен белдергән. «Ташларга бик кызганам. Сөтем бик куе, майлы. Дөрес тукланам, теләсә нәрсә ашамыйм», - дип аңлата ул үзенең бу эшен. Сөте булмау аркасында үзе имезә алмый торган берәр хатынның баласына булса ярар иде дә бит... Сүз уңаеннан, шул ук форумда күкрәк сөте кушып камыр басу серләре белән дә уртаклашалар. Гурманнар мондый кабартмаларның телне йотарлык булуын дәлилли.
Крокодил яки буар елан итеннән ясалган пилмәннәрне әйт тагын. Казансуда крокодиллар яшәмәсә дә, җаны теләгәннең елан ите ашаганы күптәннән мәгълүм бит инде. Эзләгән тапмый калмый. Зоокибетләрдә булган кечкенә крокодиллар вариантын карап та тормыйбыз. Иң яхшысы - әзер итне сатып алу. Экзотик итләрне Интернет аша табарга була. Мәскәүдән Казанга ит китерү гамәлгә ашмаслык эш түгел бүгенге көндә. Хуҗабикәләргә бер киңәш - крокодил итен кызган майлы табага бик тиз генә салып алырга кирәк. Озак маташсагыз, ит каешланып катачак. Крокодил филесының бер килограммы 1250 сум тирәсе торуын да әйтсәк, үгез симертеп сую белән шөгыльләнүче фермерларның күпләп крокодил асрыйсы килә башларга да мөмкин.
Бака тәпиләренә килгәндә, алар зур супермаркетларда рәхәтләнеп сатыла.
Казанда кырмыскалы конфетлар, кыздырылган чикерткәләр, чаяннарны да ашап карарга мөмкин. Дөрес, аларны Мәскәүдән кайтарырга кирәк булачак инде. Экзотик иттән аермалы буларак, болары юл кыенлыкларын җиңел кичерә һәм бозылмый торган ризыклар. Кырмыскалы конфетларга сорау бигрәк тә зур. Туган көн яки башка төр бәйрәмнәрдә десерт урынына биреп чыгасың да дус-ишнең кыяфәтләрен фотосурәткә төшереп аласың. Әмма боларын әле сентябрьсез табып булмаячак икән - булган конфетларны ашап бетергәннәр инде.
Ә инде шешәсендә кобра утырган эчемлек - исерткеч төнәтмә экстремаль ризыкларның иң башында тора. Берничә ел элек Россия туристларының берсе шундый төнәтмә шешәсеннән атылып чыккан еланның корбаны була язган. Шешәнең бөкесе бик начар ябылып, аннан һава кереп торганлыктан, сөйрәлүче тегендә рәхәтләнеп сулап яткан икән. Шешәне ачулары булган, иреккә сусап утырган елан атылып килеп тә чыккан... Куркыныч булуына да карамастан, эчемлеккә сорауның кимегәне юк ди. Мәскәүдәге экзотик азык-төлек кибете вәкиле Татарстан башкаласына ай саен берничә шешә елан төнәтмәсе җибәреп торуларын белдергән. Күбрәк аны кешеләр үзләре өчен, сирәк кенә дуслары өчен алалар икән. Июнь аенда да Казанга кобра һәм чаяннар белән өч шешә эчемлек килгән. Ярты литрлы бер шешәнең бәясе - 2200 сум.
Бу ризыкларны мәңге ашамасаң да үкенерлек түгел инде анысы. Җәй көне чәйгә ялгыш килеп төшкән чебенне күрсәк тә җирәнеп үлә торган халык бит без. Тик шулай да белеп торыйк әле...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading