16+

“Минем белән “инопланетяннар” идарә итә” 

Моннан ун еллар элек, кинәт хәлем бетеп егылдым, шуннан берни хәтерләмим, ди Фәридә апа. Ул мәрткә киткән. Җиде көн аңсыз яткан. Шунан бөтенләй башка кеше булып уянган. Коръән сүрәләрен яттан белгән. Нәрсә буласын алдан әйтә башлаган, кешеләрне биотоклар белән дәвалау сәләте барлыкка килгән.

“Минем белән “инопланетяннар” идарә итә” 

Моннан ун еллар элек, кинәт хәлем бетеп егылдым, шуннан берни хәтерләмим, ди Фәридә апа. Ул мәрткә киткән. Җиде көн аңсыз яткан. Шунан бөтенләй башка кеше булып уянган. Коръән сүрәләрен яттан белгән. Нәрсә буласын алдан әйтә башлаган, кешеләрне биотоклар белән дәвалау сәләте барлыкка килгән.

Фәридә апа Сәләхиева турында миңа социаль челтәр аша газета укучыларыбыз хәбәр итте. Әби кешеләрне биотоклар белән дәвалый, чит планета кунаклары белән дә аралаша икән, имеш. Алар нәрсә эшләргә кушса, әби шуны эшләргә мәҗбүр, ди. Шуңа да ярдәм сорап безгә мөрәҗәгать итәргә булган. 

“Шәһри Казан”ны Марста да беләләр 
Фәридә апа хәзерге вакытта Яшел Үзән шәһәренә кызы янына кунакка кайткан икән. Тумышы белән Яшел Үзән районының Мулла Иле авылыннан. Үзе Кыргызстанда яши. Фәридә апага 81 яшь. Аның белән элемтәгә кердек. Башта ул безгә янына килергә кушты. Тик үзизоляция режимы вакытында без өлкән кеше янына бармыйча, телефоннан сөйләшүне ышанычлырак күрдек. Әңгәмәбез алдыннан, Фәридә апага “инопланетяннар”дан рөхсәт сорарга туры килде. Фәридә апа әйтүенчә, алар Марс йолдызлыгында яши булса кирәк. Кыскасы, “Шәһри Казан”ны Марста да белә булып чыктылар. Чит планетадагылар Фәридә апага безнең белән сөйләшергә ризалык бирде. 

Фәридә апа сигез балалы гаиләдә үскән. Аннары ул авылдашына кияүгә чыгып, бәхет эзләп Кыргызстан якларына юл тоткан. Шунда төпләнеп яши башлаганнар. Бер кызлары, бер уллары бар. Улы Омск шәһәрендә яши, кызы – Яшел Үзәндә. Фәридә апа озак еллар тегүче булып эшләгән. Кыргызстанда зур гына коттеджы бар. Ялгызы калгач, иптәшкә оныгы килгән. Фәридә апаның улы да, оныгы да табиблар. Сеңлесе Мәдинә апа да Кайбычта терапевт-табиб булып эшли. 

Моннан ун еллар элек өй җыештырып йөргән чагында, кинәт хәлем бетеп егылдым, шуннан берни хәтерләмим, ди Фәридә апа. Ул мәрткә киткән. Җиде көн аңсыз яткан. Шунан бөтенләй башка кеше булып уянган. Коръән сүрәләрен яттан белгән. Нәрсә буласын алдан әйтә башлаган, кешеләрне биотоклар белән дәвалау сәләте барлыкка килгән. Боларның барысына да аны, үзе әйтүенчә, «инопланетяннар» өйрәткән, имеш.

– Мин мәрткә киткәч, яныма кешеләр килә башлады. Алар шундый матур. Андый кешеләрне беркайда да күргәнем юк иде. Кызларының билләре нечкә. Матур күлмәк кигәннәр. Ирләре дә бар. Тик алар никахлашмыйлар икән. Ризык та ашамыйлар. Бары җиләк-җимеш исе белән генә тукланалар. Мине дә җиде көн буе аңсыз ятканда, шул җиләк исләре белән сыйладылар. Кайберләре җырлый, кайсы бии, кайсы указка белән җир тетрәячәк, су басачак урыннарны күрсәтә. Алар минем исемемне дә белә. “Курыкма бездән, Фәридә апа”, – диделәр. Мин алар белән Марс йолдызына да очтым. Анда роза гөлләре үсеп утыра иде. Дөньяның бик матур җирләрен күрсәттеләр. Мәрхүм әбиемне дә күрдем. Аннары алар минем башыма куллары белән генә операция ясады. Анда нидер яздылар. Уянганда мин инде башка кеше идем, – дип сөйли Фәридә апа. 

Әңгәмәдәшем “чит ил кунакларының” үзенчәлекле телен дә өйрәнгән. Мин дә ишеттем ул сөйләмне. Иллә биллә... диебрәк башлана ул җөмлә. Башкасын истә калдырмадым. Тик күп җөмләләр бертөслерәк яңгырый, “Шәһри Казан”, “корреспондент” кебек сүзләр тәрҗемә ителми дип аңладым. Хәзер менә «инопланетяннар» ниләр булачагын Фәридә апага гел әйтеп торалар икән. Әнә безнең белән сөйләшкән арада да быел җәй Идел елгасының ярларыннан күтәрелергә мөмкин икәнен кисәтте алар. Кайда җир тетрәүләр буласын да әйттеләр. Кеше кайгы-хәсрәтләргә дучар булмасын өчен Аллаһы Тәгаләгә ышанырга һәм ярлыларга ярдәм итәргә тиеш, ди. Сүз уңаеннан, Фәридә апа биш тапкыр намаз укыйм, ди. Аллаһыга ышана. 

Фәридә апа янына Кыргызстанда яшәгәндә аның янына бик күп кеше дәваланырга килә торган булган. Ул аларны төрле үләннәр, догалар, биотоклар белән терелтә идем, ди.

Күзе күрми торган җырчыны дәваларга кушалар
– Кешене дәваламасам, авырый башлыйм. Булган көчеңне кеше дәвалауга куллансаң, 100 яшеңә кадәр яшәрсең, диделәр миңа “алар”. Шуңа да кешеләргә ярдәм итәсем килә. Миңа дан да, исемемне башкаларга таныту да кирәкми, – ди Фәридә апа.

Ул алга таба нишләргә дип тә аптыраган. “Болай яшәү дә җиңел түгел, алар кушмыйча бернәрсә дә эшли алмыйм”, – ди. Алар кушканны үтәмәсә, куллары авырта башлый икән. Фәридә апа белән сөйләшкәннән соң бу хәлләргә ышаныргада, ышанмаска да белмәдем. Мәсьәләгә ачыклык кертеп булмасмы дип аның бертуган сеңлесе, Мәдинә апа белән элемтәгә кердек.

– Үзебез дә аптыраган инде без аңа. Авырып алганнан соң әнә шулай үзгәрде дә куйды. Әйткәннәре дә дөрескә чыга бит. Кыргызстаннан бер кунакка кайткач, апабызны үләчәк дигән иде, ул чынлап та шул ук елны вафат булды. Үпкәләп тә йөрдек әле. “Мин нишләтим, “алар” әйткәнне генә сезгә җиткерәм”, – ди Фәридә апа. Югалган кешеләрне, машиналарны табып бирә ул. Кешеләрне дәвалый. Аның янына килгән кешеләр "син дәвалаганда без төрле чәчәкләр арасында йөрдек, рәхәт булды", дип рәхмәтләр укый. Кыргызстанда чагында бакчасында үсеп утырган әстерхан чикләвеге яфрагыннан рактан дәвалый торган төнәтмә дә ясаган булган. Кайсы яфракны өзәсен барысын да “алар” әйтеп тора иде, ди. “Бернәрсәне дә үзем эшләмим, «инопланетяннар» гына минем белән идарә итә. Сез ирекле, ә мин менә кол булып яшим дип тә әйтә инде кайчак. Нишләргә дә белмибез”, – дип сөйләде Мәдинә апа.

Халык аның турында шарлатан дип сөйләмәсеннәр дип тә борчыла икән. Дәваланырга килгән кешеләрдән беркайчан да акча сорап алмый. Моны аңа “тегеләр” катгый тыйган. Әле татар эстрадасындагы күзе күрми торган бер җырчыны дәваларга да кушалар, имеш.

Фәридә апага ярдәм итеп булмасмы дип без хәзрәтләргә дә мөрәҗәгать итеп карадык. Алар әбине өшкертеп карарга киңәш итте. “Инопланетяннар”ның җеннәр булырга мөмкин икәнен дә әйттеләр.

Бу темага интернеттан да материаллар эзләп карадык. Лос-Анджелестагы тикшеренү институты галимнәре тәҗрибә уздырганнан соң, “инопланетяннар” кешеләргә йоклаган вакытта төштә килә ала дип раслаганй. Тик күпләр аларны яшел кешеләр дип тасвирлаган. Ә Фәридә апа күргән бик матур кешеләрнең тылсымчы фея, йә кечкенә кешеләр булуы бар икән. Монысын психиатрлар Шарль Бонне синдромы дип атый. Әлеге галлюцинацияләрне баш миенә, күзенә зарар килгән кешеләр күрә, ди. Шулай ук озак вакыт караңгыда утырганда, ялгыз яшәүчеләрнең дә күзенә шундый бик матур кешеләр күренергә мөмкин. Кайберәүләр аны “инопланетяннар” дип уйлый икән. Танылган язучы Ханс Кристиан Андерсен да шул синдромнан интеккән, ди белгечләр. Имеш, Дюймовочкасын да шул рәвешле күргән булган. 

Булмас димә, дөнья бу, диләрме әле? “Инопланетян”, кечкенә матур кешеләр күзгә күренә башласа да гаҗәпләнерлек түгел хәзерге заманда. Фәридә апага күбрәк дога кылырга, Аллаһтан күңел тынычлыгы сорарга гына киңәш итә алабыз. Раббыбыз беребезне дә ярдәменнән ташламасын!

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булмас димэгез була торган Хэл,кайберэулэр янында янэшэ буласы гына килэ,чонки андый эдэмнэр чиста кунелле,кешелэргэ изгелек кенэ эшлилэр,аллахетагэлэгэ ышаналар,менэ шундый затларда коч барлыкка килэ,андыйларнын кулларында узенэ Бер торле коч барлыкка килэ,Фэридэ апага Жан тынычлыгы ьелибез,э ул узен тыныч Тота,чонки ул узенэ ышана .андый кеше кешегэ яхшылык эшлэгэн саен соенэ,лэззэтлэнэ,минем ,Фэридэ ханым дип эйтимме .анын БН куреп сойлэшэсем килэ.ходай Ана саулык озын Гомер бирсен,эбилэр эйтэ иде,килеп шундый замана,эдэмнэр курэзэчелек итэ башлар,барлык нэрсэдэ мул булыр,БИК. куп барсында язып бетереп булмый,э менэ арабызда Чак кешелэр куп..ходайнын узенэ тапшырдык...барыгызгада Жан тынычлыгы. кунел тынычлыгы телим?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Булмый димэгез,була,эле дога укырга аяк чалыргада можетлар,э фэридэ апабыз 5 намазыниукый алгач,димэк Аны аллахетээлэ кешелэргэ Ярдэм итергэ жибэргэн,кеше ошкергэннэн сон жинелэям Ди,исен китэ,мин ышанам,бу хжллэршэ,ышанмыйча булдыраталмыйм,уземдэ булгалый,качып кала алмыйсын тэбигатьтэе,аллахтэгэлэджн кочле бернидэ юк,мина куп жирдэ булырга туры килде,мина что токое бог,?диптэ сорау бирде,мин это мое совесть дип бирдем,

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эйе, Эльвиранын бу мэкалэсен узган елда ук укыган идем. Бу теманы анламаганнар очен, шундый кешелэр белэн очрашмаганнар очен куз алдына китереп булмас проблема. Мина андый кешелэр белэн очрашырга, сойлэшергэ, аралышырга насыйп булды, улем халэтенендэге кешелэрнен сонгы сулышларында да була мондый хэллэр. Кызганыч, аларнын очрашулары, кургэн кешелэре, сойлэшулэре бер ук тосле дип эйтерлек. Кеше берничэ секунд, минут улеп ала, ягъни комада була. Шул вакыт, тирэнгэ яшеренгэн сэлэтлэре уяна. Ана топ сэбэп яшэештэге стресслар. Гомумэн, Кеше узе ук бер Галэм. Зур галэм эчендэ яшэуче кечерэк галэм. Моны бары тик Галэм эчендэ бэйлэнеш итеп кенэ карарга кирэк. Э ары фэнни итеп анлату сорала. Анысына фэнни мэкалэ кирэк.

        Мөһим

        loading