16+

“Минем кеше буласым килми, чөнки гафу итә белмисез”: “Чебурашка”ны карамаучылар калдымы?

Кинотеатрларда барган “Чебурашка” фильмы Яңа ел каникулларында бигрәк тә популяр булды. Бу көннәрдә аның кинопрокат буенча чемпион булганлыгы билгеле. Кышкы каникуллар азагында ук инде ул күп кенә хит-фильмнарны узып китеп, әллә ничә млрд сумнан артык акча эшләгән инде.

Кинотеатрларда барган “Чебурашка” фильмы Яңа ел каникулларында бигрәк тә популяр булды. Бу көннәрдә аның кинопрокат буенча чемпион булганлыгы билгеле. Кышкы каникуллар азагында ук инде ул күп кенә хит-фильмнарны узып китеп, әллә ничә млрд сумнан артык акча эшләгән инде.

“Чебурашка” исеме тартып торгангамы, әллә барыбыз да балачакта шундый совет мультигын карап үскәнгәме – фильмны карамыйча түзә алмадык. Кышкы каникулда, балалар белән җыелышып, бер гаиләдән 6 кеше берьюлы карап кайттык. Җиңел, рәхәт, күңелгә тия һәм күңелдә кала торган балалар белән карарлык гаилә фильмы туган. Режиссер Дмитрий Дьяченко тырышлыгы һәм безгә таныш бик күп актерлар уенында тамашачылар яратып карый торган фильм килеп чыккан.

“Чебурашка”ның популярлыгы аның күп нәрсәгә бәйледер дип уйлыйм. Әлбәттә, ул без карап үскән мультиктан нык аерыла. Күбебез Крокодил Генаны һәм аның кечкенә дусты Чебурашканы яхшы хәтерли. Монда төп сюжетта нигездә геройлар сакланган. Әмма бөтенләй башка эчтәлек салынган. Тормышта югалып бара торган кыйммәтләрне авторлар балалар һәм шушы Чебурашка образы аша гап-гади итеп аңлатып бирә. 

Фильм апельсин бакчасындагы шау-шудан башланып китә. Гап-гади бер кечкенә Чебурашка бөтен апельсин бакчасына зыян салсын, имеш... Мескен җанварны тотарга күпме тырышып карыйлар, тик эләктерә генә алмыйлар. Соңыннан фаҗиганең зуррагы килеп чыга: бөтен бакчадагы апельсиннар гарасатка уралып, икенче җирдә яңгыр булып ява. Менә шундый каршылыклы фикерләр белән башланып китә фильм. Әлбәттә, апельсин җыю, апельсин бакчасы, апельсин яңгыры, шундый кызгылт-сары фон кәефне күтәрә. Аннан да бигрәк цифрлы Чебурашканы да балалар бик якын итә. 3D, 4D мультфильмнары карап үскән балалар да кешечә сөйләшүче, йоннары кабарып торган Чебурашканы шунда ук үз итә. Озакламый шундый ук уенчыклар чыгарып, сата башласалар да аптырамыйм. Алар да шушы фильм кебек популяр булачак, чөнки сюжет беркатлырак булып тоелса да, нык ышандыра.

Фильмда төрле проблемалар күтәрелә. Бакчачы Генаның гаилә фаҗигасе дә чагыла. Ялгызлык, дуслык темалары да баш калкыта. Баш герой яшь вакытында ук гаиләсен югалткан. Хатыны фаҗигале төстә һалак булганнан соң, кызын апасына калдырып китә. Гомер буе читтә яши. Кайтса, кызы инде аны кабул итми, әтисенең бу адымын кичермәгән. Кызының да хәзер үз гаиләсе бар. Тик улы гына сөйләшми. Шушы гаиләдәге бөтен фаҗигане күпләребез фильм башындагы ук яратып өлгергән Чебурашка хәл итә. Баштарак кечкенә Чебурашка да: “Минем кеше буласым килми, чөнки гафу итә белмисез”, – ди. Кеше булу җиңел түгел, чөнки кешеләр башкаларны да, үзләрен дә, кайчандыр эшләгән эшләре өчен дә кичермиләр. Әмма игелекнең ничек кешене үзгәртергә сәләтле булуын, кемнеңдер ярдәме белән үткәндәге хаталарын да төзәтеп булуы да кинокадрларда ачык күрсәтелә. Биредә могҗизаның кешенең күңелендә икәнлеген дә төшендерелә. Көлдерә дә, елата да, уйлата да. Һәрхәлдә геройлар тормышы белән яңадан яшәп аласың. 

Чебурашка турында менә шундый яңа легенда. Ул 6-15 яшьлек балага, аларның 40-45 яшьлек әти-әниләренә дә бик ошады. Һәркем үзенә таныш һәм кирәкле ноталарны таба ала. Тормыш та, фаҗига да, юмор да, балалык та җитәрлек әлеге фильмда.

Кабат балачакка чуму дигәннән, өйдә кышкы каникуллар азагында әлеге дә баягы Чебурашкалы совет мультфильмын кабат карарга булдык. Тик яртысыннан соң балалар башка уенчыклар белән уйный башладылар... Нишләмәк кирәк. Чоры башка, легендасы да башка кирәк хәзер.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татарчасы Чибәрәш (чибәр әш, әшнә) була инде. "Чибәрәш маҗаралары".

    Мөһим

    loading
    2
    X