Төрле хәлләр була инде тормыш казанында кайнаганда. Тырышабыз,тырмашабыз, шаярып-көлеп тә алабыз, күз яшьләренә бөялгән чаклар да була.
Өзелеп елыйсы килә шул кайчак. Чарасызлыктанмы, үзеңнекен аңлата алмаганлыктанмы? Күз яшьләре ул жәлләүдән генә, диләр. Башкалардан кызгандырмыйча, сиздерми генә елап алсаң, бәлки, гөнаһ түгелдер.
Ул көн җайлы гына башланды. Эшенә килеп җитүгә, барысы да гадәттәгечә иде. Кәгазь, папкаларны тәртипкә китереп куйгач, ипләп кенә компьютерны кабызып җибәрде, күнегелгән зшенә тотынды Ләйлә. Ул - сәркатиб, җитәкчесе әле килеп җитмәгән, аңа кадәр кирәкле хәбәрләрне барлап куясы. Шул вакыт күрше бүлектән, өермәдәй, Наташа килеп керде:
- Үткән кварталның отчеты кирәк иде, бөтенләе белән түгел, менә бу, менә бу һәм шушы урыннары, - дип кырт борылып, биек үкчәләрендә шырт-шырт басып, чәчен җилфердәтеп чыгып китте.
Аның үтенечен барлаганда, кыенсынып кына, олы яшьтәге абый килеп керде.
- Сезгә җибәрделәр, ни өчендер хезмәт хакын дөрес чутламаганнар, - диде ул, ишек кырыеннан үтмичә.
Цехта эшләүче Гамил абый икән. Олы кешене тоткарлап булмый бит инде, компьютерда кирәкле бүлекчәне ачып, абыйның гозерен үтәргә кереште. Тырыша торгач ачыкланды: алдагы айда эштәге юллама буенча шифаханәдә ял иткән икән. Шул юллама бәясенең җиде процентын басып калганнар.
Ул чыгып китүгә, телефон чылтырады.
- Мәгълүматлар кабул итегез, приказга кертегез.
Тагы чылтырады.
- Телефонограмма, кабул итегез.
Ишекне киң ачып, Наташа күренде
- Миңа кирәк, бик тиз!
Шуннан соң ишек ябылмады да диярлек. Һәрберсенә ни дә булса кирәк һәм бик тиз. Өлгереп кенә җит. Бүлмә кырмыска оясыдай мәш килде. Кайсысыдыр папкаларга ялгыш кагылып алды, кәгазьләр идәнгә чәчелде. Җыеп бетердем дигәндә, күтәрелгән чакта башының арт чүмечен өстәл почмагына бәреп, күзләрен чытырдатып йомды. Иреннәрен кысып, керфекләрен ачканда, карашы елтыр ботинкаларга төште. «Хуҗа» килгән.
- Тәртипме?
- Әйе, - диде Ләйлә, тураеп.
- Ярты сәгатьтән китәм, мөһим кәгазьләр булса, таныштырыгыз.
Җиң сызганып эшкә чумды. Сизелми генә төшке аш вакыты җиткән. Бүлмә бермәл тынып калды. Соңлап булса да күрше бинадагы ашханәгә барып килим дип чыкса, юлны кызыл тасмалар белән аркылы чикләп куйганнар, түбәдә ремонт эшләре бара. Кире борылып кереп, чынаяк тутырып салкын су эчкәндә, мышкылдап куйды. Еламаска иде дип, эшенә кереште. Көннең икенче яртысы иртәнгесеннән дә «кайнаррак» булды. Кичкә таба башы умарта күчедәй гүли иде.
- Бу урында хата җибәргәнсез, төзәтегез.
- Приказга үзгәрешләр керттегезме?
Бераз җае чыкса, елап аласы килде. Тик һаман:
- Белешмәләрне җиткерегез!
- Мәгълүматлар белән соңламагыз!
Эш сәгате беткәндә, күңеле мөдерәмә тулган иде. «Хәзер өйгә кайтам да елыйм». Шунда көн дә эшеннән машина белән каршы алучы тормыш иптәшенең әнисе йомышлары белән мәшгуль булуы беленде. Күзләрендә тукталып калган яшьләрне йотып юлга чыкты. Хәзер тукталышка барасы, җәмәгать транспортына утырасы, еларга ярамый әле. Эчендә кайнаган дулкынны басарга тырышып, еш-еш сулап, троллейбуска узды. Халык шыплап тулган, утыру түгел, ишек кырыннан көчкә урын табылды. Кешеләр аны, теләмәсәләр дә, эткәләде-төрткәләделәр. Бер сәгатьләп шушы мәхшәрдә кайткач, кирәкле тукталышта чыгып, иркен сулыш алды. Үз йортларына чаклы ярты сәгатьләп җәяү күтәреләсе. Карлы-бозлы, кара туфраклы караңгы көзге кич. Ачы салкын җил үзәккә үтә. Түмгәкләр аша, сөрлегә-каплана, алга атлады. «Хәзер елыйм». Тик күзеннән сыңар яшь тә чыкмады. «Минме?» - «Елыйммы?» - «Булмаганны!» - «Көн түзәрлек булды әле». Каршы җилгә йөзен куеп туры атлады. Адым саен рухы ныгыды.
Комментарийлар