16+

«Моның йөткерә торгач, баш миләре дә очып чыгып бетте ахры»

Һай, никләргә генә керттең аны, каты суктымы, бик авырттымы, дисезме?

«Моның йөткерә торгач, баш миләре дә очып чыгып бетте ахры»

Һай, никләргә генә керттең аны, каты суктымы, бик авырттымы, дисезме?

И, җаныкайларым, шундыйлар да шәп ямады мин сиңа әйтим, шундыйлар да каты авыртты, өч атна мендәрдән баш күтәрелмәде.

Нигә керттең, ник ишегеңне бикләмәдең дип, ишек бикле ул, бикле ишектән дә керүче, бик тар җиргә дә сыючы, үзе аяксыз, үзе кулсыз, иссез-төссез, сурәтсез, тәртипсез дә, рәтсез...

Шушы кадәр матурлап сурәтләп биргәнне үзе ишетә күрмәсен, әле һаман китәр-китмәс булып минем янда гына йөри, инде китте дисәң, әле һаман әле йөткертеп, әле төчкертеп, үзен гел искә төшереп торучы грипп бу, дуслар.

Инде менә дүртенче атна китте мине бәреп екканына, ул әле һаман безнең тирәдә әйләнеп-чолганып йөреп тора. Вәт көчле дә дошман бу. Моның белән көрәшкә нинди генә "кораллар" кулланып карамадык. Противовирусныйның быелгы гриппка яңа төрлесе бар икән, ун гына капсула, бәясе чуть ли не мең тәңкә. Ярар әйдә, безнеке каян килеп кая китмәгән, тизрәк бу чирдән генә арындырсын. Шул ун капсула янына ничә төрле йөткергәнне бетерә торган таблеткалар, үләннәр, ул үләннәрнең дә номеры бар, кайсы 3ле, кайсы 4ле. 3лесен дә эчтем, 4лесен дә, әле бит җәй буенча үзем киптергән карлыган, кура җиләге яфраклары да бар, бөтенесе хутта, тик йөткерү кимеми, баш мендәрдән күтәрелми.

Йөткерүдән ничәнчедер баллы җир тетрәгән шикелле өй селкенә, тамакның гыжлавы ул көннәрдә дулаган бураныңны да уздыра.
Телефоннан хәл белешкән дус-туганнар минем тамакның гыжлавын ишетүгә, котлары очып тизрәк трубканы куялар, чөнки трубка бары тик гыж да гыж килә.

Теге ютәл даруы таблеткасын суга салып эчәм, бабай бер түгәрәк бәрәңге, бер түгәрәк суган, бер түгәрәк алманы бер литр суга салып кайнатты, ун сәгать буенча, бик әкрен генә итеп. Ничава эчмәслек түгел, мин эчәм, тамак гыжлый, мин йөткерәм, өй селкенә.

Аннан тундраның үзеннән үк кайткан клюква белән брусниканы, бабайның җәй көне җыеп, "тере карлыган", "тере чия" дип пичәтләп-язып куйган җиләк-җимешләр грипп белән "көрәшкә" кузгалдылар. Бөтенесен блендердан чыгарып, бал белән болгатып ашыйм, һәм йөткерәм, һәм гыжлыйм. Аннан без үскәндә әнинең безне момент аякка бастыра торган "әнисевый кәплесе" бар иде. Шешәсенең тышына "Нашатырно-анисовые капли" дип язган ул дару һаман да бар икән, аны да алып кайтып бирделәр, аны да эчәм һәм йөткерәм, һәм гыжлыйм. Аннан инде иң ахыргы бик шәп дәвага тотындык, монысы инде иншәәАллаһ җиңәр бу гриппны дигән өмет белән антибиотиклар кадый башладык.

Ц хәрефенә башланган ул антибиотикның бер төрлесен бабай иртә-кич уң ярымшарга әмма дә шәпләп "төртә" инде малай, түзәм инде, түзәм ... һәм йөткерәм, һәм гыжлыйм.

Аннан монсы юашрак булды бугай дип, көчлерәген алып кайтып бирделәр, монысын сул ярымшарга. Ярымшар сул, бабай шул, антибиотик көчле, ә мин һаман да гыжлыйм да йөткерәм, инде өйнең селкенүенә матчалар да кушылды. Бабай ялгыш көчлерәген шприцка җыйганда бер ампуланы түгеп җибәрде, ул теге "матур" сүзен әйтте, ә мин сөендем, мин әйтәм, бу минем сул ярымшар файдасына инде, димен.

Бабайның тагын нидер әйтергә теләгән авызы ачык калды. "Моның йөткерә торгач, баш миләре дә очып чыгып бетте ахры, башына зыяннар килсә, нихәлләр итәрмен, болай да акыл яклары чамалы иде, кем инде үзенә файдага кадый торган дару түгелгәнгә сөенсен" дип уйлады бугай.

Укол кадаган саен, бабайны үчекләп тә алам бит әле үзем, гыжлап торган тамак белән. "Бабай, мин әйтәм, сиңа әмма дә шәп мач килде бит, ярты гасырлык ачуларыңны ала аласың хәзер, көнгә ике тапкыр" димен. Ул эндәшми инде, әллә жәлли, әллә аптырый, аның эчендәгесе эчендә, минеке шикелле бөтен эчендәгесе тышында түгел.

Ярар, монда эчләрне-тышларда эш юк, куәтлерәк антибиотиктанмы, йөткерү кимеде, тамак хәзер гыжламый, нәкъ җиз самавыр шикелле гер дә гер килеп тора.
Әле Кукмара ягыннан тагын бер рецепт килеп төште, монысы тәмле рецепт, нәкъ шоколод шикелле, бал, писүк, каз мае, какао белән ясый торган, бабай ясый, мин суырам, тамак герли.

Шундый читен икән ул тамакның герләве, йоклатмый да, ашатмый да. Теге шоколадны суыра-суыра, интернет актарам, әзрәк булса да бу герләүдән онытылып торып булмасмы дип. Менә шунда бик күп сәламәтлек группаларының берсендә бик күп чирләргә усак кайрысы файдалы дип язганнар. Усак кайрысы тәмсез ул, кабып караган бар, бу сиңа бабай ясап биргән тәмле "шикалат" түгел. Тик бата башлаган кеше саламга ябышкан дигәндәй, мин дә шушы усак кайрысына ябыштым бит әле. Һәм шуны ике көн эчүгә, минем тамакның герләве бетте.  Бәлки өч атна буена кадаган уколлар, эчкән дару-үләннәрнең, ашаган җиләк-җимешләрнең дә өлешләре булгандыр, аларны да үпкәләтеп булмый, ну әмма дә ләкин, теге Хуҗа Насретдин мәзәгендәгечә, иң ахырдан шушы усак кайрысы мәсьәләне хәл итте инде.

Әле ул грипп дигәне шул безнең ишегалдыннан әллә ни ерак китмәде бугай, әле һаман ара-тирә йөткертеп ала. Мин дә, терелдем дип, усак кайрысыннан бөтенләй баш тартмадым, йөземне сытып кына йотып куям да, артыннан теге тәмле "шикалатны" суырам. Кем әйтмешли , әллә ни файдасын күрмәсәм дә, тәмлегә талым юк. Дуслар, авыртмагыз, яме. Бер дә кирәк әйбер түгел.

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading