16+

Мәскәү гарасаты Татарстанга килеп җитте: йортлар түбәсез, авыллар утсыз калды (ФОТО, ВИДЕО)

Җәйнең беренче көне Татарстанда көчле давыл һәм гарасат белән башланды. Аеруча да республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнары - Норлат, Чирмешән, Зәй тотрыксыз һава торышыннан зыян күргән. Норлатта яшенле яңгыр, бүдәнә йомыркасы кадәр боз яуган, көчле җил машиналарны аударган. Ә көндезге өченче яртылар тирәсендә көньяк-көнбатыштан килгән җил-давыл, дөресрәге, өермә Чирмешәннең Югары...

Җәйнең беренче көне Татарстанда көчле давыл һәм гарасат белән башланды. Аеруча да республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнары - Норлат, Чирмешән, Зәй тотрыксыз һава торышыннан зыян күргән.

Норлатта яшенле яңгыр, бүдәнә йомыркасы кадәр боз яуган, көчле җил машиналарны аударган. Ә көндезге өченче яртылар тирәсендә көньяк-көнбатыштан килгән җил-давыл, дөресрәге, өермә Чирмешәннең Югары Чегодайка һәм Түбән Чегодайка авылындагы йортларның түбәсен кубарган, абзар, каралты-кураларны җимергән, агачларны аударган, электр, газ үткәргечләрне өзгән. Карлы боз яуган. Гарасат аеруча да Югары Чегодайдада котырган. Монда башлангыч мәктәп бинасына зыян килгән. Җил мәчет түбәләренең калайларын куптарган. Аннан соң да әле районда озаклап көчле яңгыр яуган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading