16+

Нәфкать Нигъмәтуллин: «Зиратны тәртипкә китерәсем бар»

- Шәһәрдән арып китсәк, Идел буендагы йортыбызга барып ял итәбез. Анда бакча юк, нибары өй генә. Бильярд өстәлем бар, шунда уйнап күңел ачам.

Нәфкать Нигъмәтуллин: «Зиратны тәртипкә китерәсем бар»

- Шәһәрдән арып китсәк, Идел буендагы йортыбызга барып ял итәбез. Анда бакча юк, нибары өй генә. Бильярд өстәлем бар, шунда уйнап күңел ачам.

Җәен рәхәтләнеп су коенам. Бакча эшләре дә сагындыра икән, Казан янында яшәгән туганнарыма юл тотам. Көрәк, тырма эше авыл баласы өчен үзе бер рәхәтлек бирә. Әмма боларның барысына да вакыт аз кала. Шушы көннәрдә генә озак кына гастрольләрдә йөреп кайттым. Кайтач, дуслар белән очрашып, урманда ял иттек, "төтен исе"н чыгардык.

Бакчасы булмагач, яшелчә-җимешне кайдан ала дисезме? Аллага шөкер, интеккән юк. Туганнар тартма-тартма китереп тора.

9 майга планнар зурдан - Яңавылга кайтырга исәп. Изге эшләрнең берсен башкарасы бар - зиратны тәртипкә китерү исәп. Каберлекләр күп: әни дә, әти дә, өч абыем да, энекәшем дә... Киртәләрен буяп, чәчәкләр утыртасы бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading